+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Русиядә "Евровидение"нең яңа төре барлыкка киләчәк

Николай Басков «Евровидение»нең Русия аналогын булдырырга ниятли. Ул нинди булачак? Бәлки, татар җырчыларын да кертерләр...

Русиядә "Евровидение"нең яңа төре барлыкка киләчәкРусиядә "Евровидение"нең яңа төре барлыкка киләчәк
Русиядә "Евровидение"нең яңа төре барлыкка киләчәк
Николай Басков «Евровидение»нең Русия аналогын булдыру ниятен белдерде.

«Төрле илләрдән килгән кешеләр урыс телендә җырлаячак конкурс ясарга телибез», – дип хәбәр иткән "Бишенче канал"га.

Бу чара күптән түгел төзелгән Русия музыка ассоциациясе патронажы астында үтәргә мөмкин. Шулай ук артист әлеге структура барлыкка килүгә шикләнеп караган хезмәттәшләрен тәнкыйть утына тотты. Ул яңа оешма сафына керергә теләүчеләрдән күпләгән шалтырату килүе турында белдерде.

«Безне бик күп кешеләр хуплады», - дигән ул.

Басков коллегалары белән реаль нәтиҗәгә ирешә алыр, дип ышана. Бу башлангычның тәнкыйтьчеләрен ул ил эстрадасын үстерү өчен файдалы берни дә тәкъдим итми торган, ә бары тик социаль челтәрләрдә "тавыш чыгаручы" кешеләр дип саный.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас