Аннары ул кунакларны әтисе, данлыклы балта остасы Зөфәр Зариф улының музеена алып килде. Элекке остаханәсендә аның үз куллары белән ясаган йөзләгән эш коралы, шулай ук бертуган энесе, рәссам-педагог Мәрвәр Сөләймановның, әнисе Мөнәвәрә апаның иҗат һәм кул эшләре куелган.
Китапның исем туе Кыңгыр-Мәнәвез авылының модельле китапханәсендә дәвам итте. Кичәне алып баручы Рәмзия Шәрәфуллина журналист һәм язучы Әнвәр Сөләймановның тормышы, иҗат юлына кыскача байкау ясады.
Әнвәр Зөфәр улы төрле елларда “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләрендә бүлек мөдире, шулай ук үз хәбәрчеләр челтәре җитәкчесе, Ярмәкәй район гәзитенең баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул – 7 китап авторы. Аның иң саллысы— “Җирдәге йолдызлар” җыентыгы. Монда Башкортстанда туып, Татарстанда яшәгән 120дән артык күренекле шәхес турында язмалар урын алган. Бу олы хезмәте өчен Әнвәр Сөләйманов Бөтендөнья татар конгрессының ”Татар милләтенә күр-сәткән олы хезмәтләре өчен” медале, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Аның җан авазы белән, йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп язылган “Тыңлачы, замандаш, йөрәк тибешемне!” дип аталган китабын да укучылар бик җылы кабул итте. Бу хакта шагыйрә, берничә китап авторы Әлфия Булат та, замандашы Зәния Вәлиева да, шулай ук авторның элекке укытучысы Миңнур Ханнанова да үз фикерләрен җиткерделәр. Алар журна-листның шигырьләрен дә укып ишеттерде. Мәгариф ветераны Мәгъмүрә Фазуллина исә үзенең элекке укучысының максатчан, чәмле, өлкәннәргә ихтирамлы булуын ассызыклады.
Публицист, язучы Әнвәр Сөләйманов үзенең әлеге китабын хисләргә бирелеп язуын, үзәкләрен өзгәләгән мизгелләр турында бик дулкынланып сөйләде һәм чыгышын җырлар белән үрде. Халык, әлбәттә, дәррәү кул чапты. Әйткәндәй, ул җырлар авторы да. Танылган композитор Рәис Ханнанов белән берлектә иҗат ителгән “Очрашасы иде”, “Туган як юллары”, “Әнкәйләр чишмәсе” һәм башкалар күпләрнең күңелен яулады. Аларның кайберсе биредә дә яңгырады.
Һәрьяклап уңган-булган Зиннур Хәлиуллин да кичәгә җыелучыларны шигъри күчтәнәченнән авыз иттерде. Кунаккол авылыннан килгән хезмәт ветераны, район сәхнәләреннән төшмәгән Ригать Шәйхетдиновның тальян телләрен моңга манып җыр сузып җибәрүе әлеге күркәм чараны җанландырып җибәрде.
Данлыклы авылдашыбыз, журналистика ветераны, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләйманов белән ихлас аралашу үзе бер сөенеч, җанга рухи азык булды.
Рәмзия Шәрәфуллина, китапханәче.
Бишбүләк районы,
Кыңгыр-Мәнәвез авылы.