“Пушкин картасы” – Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән илнең барлык төбәкләрендә 2021 елның 1 сентябреннән старт алган проект. “Мир” түләү системасының банк яки виртуаль картасы турында сүз бара, аның балансында узган ел 3 мең сум булса, быел – 5 мең сум. “Пушкин картасы”ннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәр яшьләр файдалана ала. Акчаны бары тик музейларга, театрга, концерт залларына һәм кинога бару өчен билетлар сатып алуга гына тотынырга була.
“Пушкин картасы” дигән сүзне ишетмәгән һәм аның турында белмәгән кеше юктыр. Шулай да яшьләребез бу картаның бөтен мөмкинлекләрен һәм кадерен беләме соң? Менә шушы сорауга җавап эзләп карарга булдым.
Безнең гаиләдә ике студент укый. Икесе дә нәкъ әлеге карта белән куллана ала торган яшьтә. Бу яңалыкны ишетүгә иң куанганы өлкән кызым булгандыр, чөнки ул Уфа сәнгать институтында укый һәм мәдәни тормышның үзәгендә кайный. Әлбәттә, үзе теләгән һәр концерт, театрга бару өчен кайвакыт матди якны да хәстәрләргә туры килә. Шуңа күрә дә аның өчен “Пушкин картасы” өстәмә мөмкинлекләр тудырды. Уртанчы кызыбыз да апасыннан калышмый. Ул да театрлардагы премьераларга, симфоник оркестр чыгышларына, кинога һәм музейларга йөрергә ярата. Шунлыктан аларның икесенең дә карталарына салынган акча бик тиз бетте.
Берсендә уртанчы кызым укыган төркемгә кураторлары “Пушкин картасы” белән чарага барырга куша. Кызым картасында акча беткәнлеген әйтә. Моңа төркемдәшләре аптырашта кала, чөнки күпчелеге карталарындагы акчага бөтенләй тотынмаган була. Араларындагы берсе кызыма үз картасын да тәкъдим итә. “Мин барыбер беркайда да йөрмим, теләсәң, минеке белән куллана аласың”, – ди. Әйе, бу очракта аны бушлай тәкъдим иткәннәр. Ә бит Интернетта “Пушкин картасын” сатам яки сатып алам дигән игъланнарга да тап булырга мөмкин. Димәк, кемнәрдер бу очракта да акча эшләү юлын тапкан булып чыга. Әйе, әгәр дә ул картаның иясе аны сатуга чыгармаса, әлбәттә, аны сатып алучы да булмас иде. Ә ни өчен аны сатуга чыгаралар соң? Минемчә, бу хәл бушлай бирелгән әйбернең кадере булмаудан килә. Хәләл көчеңне түгеп, үз тырышлыгың белән тапкан әйбернең генә кадере булганын инде кабатлап язып та торырга түгелдер. Шулай да, әлеге сорау ачык булып калып, бу аның бер ягы булса, икенче ягы – гаиләдәге тәрбиядән киләдер. “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми” дигән әйтем бу юлы да дөреслеккә туры килә. Әгәр дә гаиләдә ата-ана бала өчен мәдәни мохит тудырмый, ял көннәрендә театр, концертларга йөрми икән, ул бала нишләп үз теләге белән театрга йөрсен инде? Ничек кенә булмасын, соңгы елларда күпчелекне рухи байлыкка караганда, матди байлык ныграк кызыксындыра.
Шәһәр балаларын елына берничә тапкыр мәктәптән театрларга йөртәләр. Кайсыбер очракта ата-ана да баласы белән нинди дә булса чарага барырга мөмкин. Ә авылда яшәүчеләргә нишләргә? Совет чорында иң төпкел авылларга да ай саен гастрольләргә йөргән театр, филармония артистлары хәзер юк бит. Әйе, район үзәгенә җырчылар киләләр. Тик андый концертларга “Пушкин картасы” белән кереп булмый. Шул ук район үзәгенә сирәк кенә булса да театрлар да гастрольләргә чыга. Тик аларга да авылдан баласын ияртеп барырга теләүчеләр сирәктер. Шулай да, тагын сүземнең башына – әлеге дә баягы тәрбиягә барып төртеләм. Авылда яшәүче бер яхшы танышым Уфада узган бер генә премьераны да калдырмый. Иң мөһиме – ул аларга тулы гаиләсе белән килә. Димәк, һәркемнең үзеннән тора.
Халыкта “Терсәк якын, ләкин тешләп булмый” дигән әйтем дә бар. “Пушкин картасы” белән дә шушындый ук хәл килеп чыкты, минемчә. Кайчандыр юкка чыгарылган әйберләрне хөкүмәтебез кабат кайтарырга тырыша. Ни дисәң дә, икътисади һәм сәяси яктан үсеш алган ил булыр өчен, халыкның рухи яктан бай булуы да кирәк. Безнең илдә менә шушы бик тә нәзек, өрфиядәй җеп кайчандыр өзелде. Тирәнтенрәк уйласак, ул, мөгаен, илдә 1985-91 елларда барган үзгәртеп кору чорында ук башлангандыр. Еллар буена бөртекләп җыелган кешелек кыйммәтләре акрынлап юкка чыгарыла барды һәм бер көн килеп, беркемгә дә бер нәрсә дә кирәкми булып чыкты. Халык күмәкләп клубка йөрүдән туктады, чөнки йортларга видеопроекторлар сатып алынды. Инде кешеләр өйләреннән чыкмый гына киносын да, концертын да карый алу мөмкинлегенә ия булды. Гәзит-журналларны алдырып уку да ниндидер бер искелек калдыгына әверелеп бара кебек.
Әйе, тормыш бер урында гына тормый, сүз дә юк. Ул әледән-әле алга китәргә, үсәргә, үзгәрергә тиеш. Шулай да, ул куласа кебек кабатлана да. Илебездә бик күп еллар дингә каршы сәясәт булды, шуңа карамастан, ул юкка чыкмады, чөнки аның тамырлары тирән. Һәр халыкның рухи коды була. Мәдәни яктан да көчле, белемле, тирән тамырлы халык булып калсак иде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.