Борай балалар сәнгать мәктәбендә яңа уен кораллары, сәнгать һәм тавыш җайланмалары, уңайлы һәм функциональ җиһазлар, уку әдәбияты барлыкка килде. Тамашачылар залына уңайлы утыргычлар сатып алынды. Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә мәктәпнең 52 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр сәхнәдән «Н. Рубинштейн» һәм баритон-саксофон тавышлары яңгырады.
Мәсәлән, фортепиано классында, шулай ук, «Н. Рубинштейн» маркалы пианино яңартылган, тынлы уен коралы бүлеге - яңа саксофон һәм флейта белән, халык уен кораллары классы яңа "Тула" баяннары белән тулыландырылган. Әйтергә кирәк, сәнгать мәктәбенең һәр классына яңа уен кораллары кайткан дияргә була.
- Борай авылы балалар сәнгать мәктәбенең яңа тере тарихы бу. «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә бездә барлыкка килгән инструментлар, җиһазлар һәм укыту-методик әдәбият безнең тәрбияләнүчеләргә сыйфатлырак белем алырга һәм күбрәк үз талантларын ачарга ярдәм итәчәк. - дип билгеләп үтте балалар сәнгать мәктәбе директоры Эдуард Шәрипов.
Фото: culture.bashkortostan.ru