Бөтен ил буйлап ул үзе ясаган рәсемнәр белән сәяхәт итә. Узган атнада почта аша буяу өчен рәсем Сибай музеена да килеп җиткән, анда килүчеләр - өлкәннәр һәм яшьләр - әлеге рәсемне төсле каләм һәм фломастерлар белән буярга керешкән.
Сибай музее директоры Альбина Яруллина сүзләренә караганда, 10 метрлы киндер тукыманы бизәү июнь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Иҗатка теләгән һәркем кушыла ала. Барлык полотналар да бергә җыелгач, Русия Рекордлар китабында теркәләчәк.
«Без барыбыз бергә дөньяда иң зур рәсемне ясыйбыз – бу 400 квадрат метрга якын, һәм аны Выборг замогына элеп куячакбыз. Бу тылсымлы арт-терапия Русиянең барлык почмакларыннан балаларны һәм өлкәннәрне иҗади, шатлыклы мәгънәгә ия итәчәк. Һәм мин бу "Тормыш елгасы"ның бер чишмәсе хәзерге вакытта туган шәһәрем Сибайда иҗат агымнары белән тулыландырылуына бик шат», - дип билгеләп үтте Валерий Иванов.
Фото: sib-worker.ru