+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илсөя улы белән сөйләшми икән...

Моның сәбәбе бик җитди булып чыкты.

Илсөя улы белән сөйләшми икән...
Илсөя улы белән сөйләшми икән...

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге битенә елмаеп төшкән фотосын куйган. Ә янына: «Нинди матур яшел кыш!» – дип язган.

Аның сүзләрен күтәреп алганнар. «Мин әле дә бүрек киеп йөрим», – дип язган юморист Рамил Шәрәпов. «Малай әйтә: «Син нигә сөйләшмисең минем белән?» – ди. «Авызымны ачсам, җылым чыгып китә», – дип җавап биргән җырчы.

«Мин күптән «беззвучный»да», – дип дәвам иткән Шәрәпҗан образын уйлап тапкан артист.

«Вәт әйтеп куйдыгыз, җәй кайда адашып йөридер», «Бу җәй барыбер кыштан җылырак», «Әйтсәң, әйтеп куясың», «Элек тә салкын язлар булды инде ул. Балачакта мәктәптән кайткач, телогрейка киеп, бәбкә сакларга чыга идек бит», – дип комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары. Аларны "Интертат" укыган.

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: