+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гөлназ Асаевадан - яңа имидж?

Аксыл чәчле булырмы инде хәзер? Ә карлыгач канатыдай кара кашлары?!

Гөлназ Асаевадан - яңа имидж?
Гөлназ Асаевадан - яңа имидж?

Гөлназ социаль челтәрдәге сәхифәсендә аксыл чәчле фотосын куеп, аптыратып кына калмаган, күпләрне куркуга салган.

«Йә, ничек?» – дигән сорауга тезгән генә халык җавапларны!

«Бөтенләй килешми!», «Кара төс яшьрәк күрсәтә иде», «Кара төс сезгә ныграк бара», «Ачуланма, үз чәчең матур иде», «Үзеңә охшамагансың болай, Гөлназ», «Хәзер каш төсегезне дә үзгәртегез инде», «Юк, юк, юк!», «Фу!» – болары тискәре карашта булучылар.

«Йөзең ачылып киткән», «Чибәр кешегә ничек тә матур», «Барби курчагы сыман», «Бик матур», «Ох, шәп!» - диючеләр дә бар.

Бу сөйләшү ни белән тәмамланган дип уйлыйсыз инде...

Шәхси аккаунтындагы шул ук фотоны кара чәчле итеп куеп: «Фотошоп кына иде бит. Бар да тәртиптә», – дип язган Гөлназ.

Сәхнәдәшләре барысы да бер калыпка сыеп бетеп бара, Гөлназ бераз булса да арылып тора иде. Алда тагын ни күрсәтер бу чая кыз...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: