Соңгы ярты ел эчендә билгеле драматург Наил Гаетбайның Башкортстанда байтак пьесаларының премьерасы зур уңыш белән үтте. Яшьләр театрында “Гашыйклар көне” комедиясе куелды, Сибай театрында “Урал бөркете” һәм “Тау артында ниләр бар?” драмалары күрсәтелде. Стәрлетамакта – “Ничек кияүгә чыгарга?”комедиясе һәм Уфа “Нур” театрында – “Ирекнең дә чиге бар” драмасы. Мәкаләдә сүз соңгы спектакль турында бара.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры бүген күпләрне борчыган темага багышланган спектакль куеп куандырды. “Ирекнең дә чиге бар” драмасында вакыйгалар урындагы гәзиттә республикада гына түгел, бөтен Русиядә алдынгылар рәтендә йөргән заводның хөрмәтле директорын фашлаучы мәкалә басылудан башлана. Үрнәкле җитәкчене кул астында эшләүчеләрне артык кысуда, хәтта тупаслыкта, хөкүмәт кесәсенә пычрак кулларын тыгуында гаеплиләр. Билгесез журналистның мәкаләсе максатына ирешә. Заводның җыелышы директорны урыныннан алырга, яңа директор сайларга карар итә. Кыскасы, узган гасырның 90нчы елларында тезгеннән ычкынган демократия, ягъни үзгәртеп кору, бирелгән йөгәнсез ирек үз эшен эшли. Бу үзгәрешләрнең мәкерлелеге, алдан уйлап оештырылганлыгы әсәрнең финалында гына ачыклана.
Киңкатлам тамашачы Наил Гаетбайны күбрәк комедия остасы дип белә. Аның дистәләгән күңелле тамашалары Башкортстанның һәм күрше республика, өлкә театрлары сәхнәләрендә бара. Дөрес, аның комедияләре бик үзенчәлекле. Күптән түгел бер таныш хатын (югары белемле филолог) Наил Гаетбайның комедияләр җыентыгын укырга алды да, бер атнадан китерде. “Үземне каты күңелле дип саныйм, яшем дә олы гына бит инде, ә шушы комедияләрне укыганда туктаусыз күз яшьләре түктем. Бу әсәрләрдә көлкеле урыны күп, әмма алар һич тә комедия түгел, ә чын мәгънәсендә драма, алар кешеләрнең трагедиясе хакында, котыла алмаслык, җиңеп чыкмаслык авыр хәлгә эләккәннәр турында”.
Наил Гаетбай үзенең яңа әсәрендә җитди темага тотынган. Бүгенге тормыш, СССР таркалганнан соң кая килеп терәлүебез турында үзенең уйлары, борчылулары белән бүлешә драматург. Яхшымы, әллә начармы ул безгә демократия биргән тормыш? Ирек – нәрсә ул? Ирек йөгәнсез булырга тиешме? Хәзер адәм баласы нәрсә тели, шуны кылана аламы? Әллә аның чиге бармы? “Ирек мәдәнияте” дигән төшенчәне ничек аңларга? Бу сорауларга ничек җавап бирергә? Киңрәк караганда, безнең илгә ни булды, ни өчен кая таба баруыбыз, киләчәктә нинди җәмгыять төзергә теләвебез һаман да билгесез. Шуның кебек сорауларга драматург белән режиссер Илдар Вәлиев Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары белән бергәләп җавап эзли һәм тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә.
Илебездә башланган үзгәртеп кору төрле кешеләрне алгы планга чыгарды, аларның барысы да уңай шәхесләр булып чыкмады, киресенчә, күбесе нигезсез кычкырырга, тамак ярырга әвәс адәмнәрдән иде. Шундый хәлдә заводны ил буенча алдынгылыкка чыгарган директорны яклап алып калу өчен җыелышка килгән министр, шәһәр җитәкчеләре бугаз ертучыларга каршы тора алмый.
Ялкаулар, эчкечеләр, директор тарафыннан күп тапкырлар тиешле җәзасын алганнар өстенлек ала. Сәләхне эшеннән бушаталар.
Авторның ни өчен директорны эшеннән куылган хәлдә күрсәтүе турында тамашачыга уйланырга мөмкинлек алда күп булачак, чөнки спектакль бу вакыйганы тикшерү рәвешендә корылган.
Сәхнә кануннары буенча персонажлар күренми, әмма илдә барган вакыйгаларны геройларның сүзләре аша беләбез. Ни өчен директорны пычракка буяган, вазыйфасыннан алып ташлауга җиткергән мәкалә басылып чыккан? Киңрәк алсак, нинди сәбәпләр аркасында илебез шундый хәлгә калды? Бу сорауларга җавап эзләү спектакльнең төп сюжет сызыгын тәшкил итә.
Вакыйгалар чылбыры завод директоры Сәләх белән шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары һәм эшкуар Хәкимәне алгы планга чыгара.
Вакыйгалар үсешенә башка персонажларның гамәлләренә шушы икәү төп сәбәпче булып тора. Ситуацияне бу төп геройларга бәйләү әсәрне үзенчәлекле итеп корырга мөмкинлек биргән. Драматург Наил Гаетбай үзенең комедияләрен, нигездә, лирика һәм юмор теле белән иҗат итсә, яңа проблемалар һәм геройлар авторны күбрәк публицистика стиленә мөрәҗәгать итәргә этәргән. Элекке директор Сәләхнең теле публицистик пафос белән сугарылган, аның кискен ситуацияләргә, илебез тарихына мөнәсәбәте һәм фикере тамашачы өчен аңлаешлы. Аңлаешлы гына түгел, алар автор белән дә, Сәләх белән дә килешә, шуңа да спектакль бер тында карала, әледән-әле бүгенге көн проблемаларына кагылган репликалар алкышлар белән озатыла.
Сәләхнең карашы авторның фикере кебек кабул ителә, ягъни төп каһарман язучының рупоры ролен үти. Әмма Сәләхнең кешеләрне, нигездә, ике төркемгә бүлеп каравы дөресме? Аллаһы Тәгалә тарафыннан берәүләр тумыштан җитәкче булыр өчен дөньяга килә, ди Сәләх, ә икенчеләре буйсыну өчен яратыла. Тәүгеләр барлык халыкның 5-6 процентын гына тәшкил итсә, 95 процент кешеләр түрәләр кушканны үтәү өчен туа. Ягъни аларның үзләреннән зур җитәкче беркайчан да чыкмый. Димәк, хатынын тыңлата алмаган, аның сүзеннән чыкмаган ир, бик әйбәт кеше булса да, җитәкче булып китә алмый, ди Сәләх Хәкимәнең үзе басып алган, йомшак холыклы ирен завод директоры итеп куюына каршы чыгып. Шундый урыннар күп пьесада һәм нәкъ шулар әсәрнең актуальлеген, публицистикага тартым икәнлеген күрсәтә.
Г. В. Плехановның сүзләре искә төшә: “Публицистиканың, әдәбиятның эченә ерып кереп, аның төп көченә әверелгән заманалар була”.
1950 елларда “авыл прозасы” дигән юнәлеш җәмгыятьне дә, ил җитәкчеләрен дә сугыштан соң бөлгенлеккә төшкән колхозларга йөз белән борылырга мәҗбүр итүен искә төшерик.
Ә 80-90нчы елларда, илебездә җитәкчелек арасында туган-тумачалык, ясалмалылык, ялган саннар белән күз буяулар чәчәк атканда, әдәбиятыбыз шушы күренешләрне фашлауны алгы планга чыгарды: И. Дворецкийның “Читтән килгән кеше”сен, А. Гельманның “Премия”сен, А. Абдуллинның “Унөченче председател”ен.
Наил Гаетбай, комедияләре белән тормыш-көнкүрешнең кире якларыннан тамашачыны күз яшьләре аша көлдереп алгач, заманның җитди проблемаларын тикшерүгә тотынган һәм шундый сорауга җавап эзли: ни өчен төрле яктан күккә күтәрелгән демократия илебезне шушы хәлгә төшерде?
Уңайлылыктан файдаланып, җитәкчелек ролен халыктан үз кулларына алырга омтылган кире көчләрнең вәкиле рәвешендә шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Хәкимәне күрәбез. Демократия сылтавы белән илебезне таркатучы, аның яңа хуҗасы булу өчен барлык көчен салган җимерүче кара кодрәт – ул Хәкимә. Заманга җайлашкан төрле лозунглар белән файдаланып, ул үзенең планнарын тормышка ашырырга ашкына. Аның өчен иң мөһиме – әлеге җитәкчене директорлыктан алып ташлап, урынына үз кешесен – ире Бәхтине утырту! Шушы максат белән, заводны алдынгылар рәтенә күтәрүенә карамыйча, Сәләхне карага буярга кирәк, ягъни чынбарлыкны кире якка борып җибәрү мотлак. Сәләх эш дип янып яши, димәк, “бюрократ”, һәр хезмәткәрнең бурычын җиренә җиткереп үтәвен таләп итә — “халыкны кыса”, акча бүленмәсә дә, җаен табып, тикшерү комиссияләрен сыйлый — “казна акчасын үз кесәсенә сала”, эчкечеләргә, ялкауларга җәза бирә — “демократиягә каршы”.
Нинди ысуллар куллана соң Хәкимә, демократия дигән демагогия белән файдаланып, заводны үз кулына төшерү өчен? Иң башта, гәзитне файдаланып, директор хакында ялган фикер тудыра. Шул ук вакытта демократларның төп көче саналган халык сыйфатында тамак ярырга яраткан ялкауларны алгы планга чыгара. Һәм халык белән властьның бердәмлеген күрсәтү өчен хакимият һәм министрлык вәкилләрен бу эшкә җәлеп итә. Шулай итеп Хәкимә “демократик оппозиция” оештыра. Аларга таянып, “демократик ысул белән” директорлыкка кандидатлар исемлегеннән Сәләхне сыздырып ташлый: чөнки аны яңадан сайлап куюлары бар, ә бу Хәкимәнең барлык ниятләрен юкка чыгара.
Ниндидер бер интервьюсында Наил Гаетбай иҗат хакында фикере белән бүлешкәндә, әдәби әсәрдә, бигрәк тә драматургиядә персонажның әйткән сүзләре аның чын уйлары һәм гамәлләре белән һәрчак туры килми, дигән иде. Чыннан да, язучылар үз иҗатында еш кына бу ысулны куллана, ягъни персонаж бер нәрсә әйтә, икенчене уйлый, ә өченче төрле эшли.
Бу сүзләр тулысынча Хәкимәгә туры килә. Рушанның, әйткәнне тыңламыйча, укуын ташлап, бизнеска тотынганын белгәч, ул һәр яшь кешенең армиягә барып, илен сакларга тиешлеге турында фикер йөртә башлый. Шул ук вакытта Хәкимә үзе Рушанны армиядән алып калуга ирешкән, ә СССРны һәрчак тик кире яктан сурәтли иде.
Ярдәм итүдән туктау белән янап, армиягә озату белән куркытып, Рушанны Хәкимә үзенчә яшәтергә омтыла. Директор булудан баш тарткан ирен усаллык, көч белән күндерә алмавын тойгач, “һә” дигәнче йомшара, җылы сүз, хәйлә белән Бәхтине үз ихтыярына буйсындырырга, аны яңа, демократик планнарын тормышка ашыру өчен файдаланырга өметләнә.
Сәләх, Хәкимәнең һәр адымын тәнкыйтьләп, аларның “демократия” дигән төшенчәгә якын да килмәвен, шул исем астында кара эшләр башкаруын фашлый.
Автор, “демократия” сүзен төрле интонация белән кабатлатып, аның артына яшеренгән кире сыйфатларны мыскыл итеп, хурлап, юкка чыгарып, спектакльне зур игътибар белән караган тамашачының аңына әсәрнең төп идеясен сеңдерә.
Әйтерсең, Сәләх ачык дәрес үткәрә – ул тамашачыга ничек итеп уңышлы эшләп килгән заводны “демократия” дигән пәрдә артында юкка чыгаруларын фашлый, шундый заводлар белән бергә барча илнең ничек таркалуын күрсәтә. Хәкимә кебекләрнең “демократия” дигән исем астына яшеренеп, ил байлыгын үз кулына төшерү өчен төрле акцияләр үткәрүен әйтә. Хәкимә һәм аның кебекләрнең үз кесәләрен калынайту осталыгын күрсәтеп, бөтен ысуллар белән баерга теләү инстинктының нинди куркыныч көчкә ия икәнлеген ачып сала автор.
Спектакльдә шундый көчләрнең бер генә вәкиле хәрәкәт итә – Хәкимә. Ләкин ул шундый актив, хәйләкәр, көче, энергиясе ташып тора. Ирексездән ул Максим Горькийның Васса Железновасын хәтерләтә. Ул бит үз максатына ирешү өчен ирен агулауга, улын корбан итүгә, киленен илдән кууга барып җитә.
Шәһәр-авылларда, тоташ илдә “демократия” исеме астында оештырылган афералар ярдәмендә завод, колхоз-совхозларны талауның, илне юкка чыгаруның ничек эшләнгәнлеген күрсәтеп, Наил Гаетбай билгеле “прихватизатор”ларның берсенең дә исемен әйттерми. Чөнки иң мөһиме – нәрсәләр урлануы, кемнәр урлавы түгел, ә бөтен бәла шуларны барлыкка китергән “демократия” дигән күренештә бит. Ничек, каян килеп чыкты ул? Һәм нигә без аңа каршы тора алмадык?
Исемнәр кирәкми! Nomina sut odioza! Сәләх тә илебезне таркатучыларның исемен әйтмичә барысына бер атама бирә: “Илне талаучы бүреләр!” Ә аларның кушканын үтәүчеләрне, шул исәптән үзе урынына директор булырга теләүчеләрне ул бер сүз белән атый: “Чүпрәк!”
Сәләх үзенең директорлыктан китүе өчен борчылмый, завод белән әнә шул “чүпрәк”ләр җитәкчелек итә башлаячагына, аны юкка чыгарачагына кайгыра.
Әйтүебезчә, Сәләх фикеренчә, бизнеста да кешеләр оештырырга сәләтлеләргә һәм кушылганны эшләүчеләргә бүленә. Бу бүлүне һич тә кемнәрнедер кимсетү дип кабул итәргә кирәкми. Яхшы кеше – һөнәр була алмый, ул шәхеснең бер сыйфаты гына. Яхшы кеше булып та, әгәр директорлыкка яки бизнесменга кирәкле сыйфатларың юк икән, көчле, уңышлы җитәкче дәрәҗәсенә ирешү мөмкин түгел.
Сәләхнең спектакль барышында төрле урында әйтелгән фикерләреннән директор булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеген белергә мөмкин. Беренчедән, югары белем алырга кирәк. Билл Гейтс кебек генийлар гына бернинди белемсез дә бизнеста уңышка ирешә ала. Ә гади кешегә карьера ясау өчен, бигрәк тә бизнеска тотынса, белемнең булуы кирәк. Икенчедән, производствоның иң түбән баскычыннан башлау гади эшчедән бригадир, мастер кебек вазыйфаларны үтәргә, йөзәр тапкыр тукмалырга, шулай итеп чыныгырга кирәк.
Тагын тәҗрибә тупларга, өлкәннәрдән өйрәнергә, һәм характерың көчле булырга тиеш, бигрәк тә түрәләрдән курыкмаска бурычлысың. Ныкышмалылык, әрсезлек артып торсын синдә, дөреслегеңне белсәң, үз сүзеңдә нык тор. Эшеңдә максатка ирешү өчен бернәрсәгә карамыйча алга омтыл. Һәм иң мөһиме – коллективыңа тикшерү белән килгән комиссия, ревизия әгъзалары белән уртак тел таба белергә кирәк.
Сәләхнең бөтен спектакльгә сибелгән бу фикерләре яңалык түгел, алар һәркемгә билгеле. Фәкать җәмгыятьтә кешене эше өчен бәяләү онытыла төшсә, адәм баласының икенче сыйфатлары – әләкләшү, сүз йөртү, әшнәлек, хәйләләшү, юхалану, тәлинкә тоту – өскә чыкса гына, бу фикерләр мөһимгә әверелә.
Сәләх ни өчен заводны юкка чыгаручыларның мәкерен алдан сизмәдеме икән, дип гаҗәпләнергә мөмкин, әмма без бит үзебез дә, миллионлаган Русия халкы, кинәт баеп китәргә өметләнеп, ваучерлар сатып алырга, завод-фабрикаларга, колхоз-совхозларга хуҗа булырга өметләнеп, “демократия”, “ирек” кебек ялтыравык сүзләргә ышанып, ярык тагарак алдында торып калдык, чәчәк аткан илебезне югалттык. Гадел, әмма беркатлы Сәләх тә безнең беребез инде. Юкка гына автор, режиссер, алар белән бергә Сәләх образын башкаручы артистлар адым саен кабатламый: нәрсә ул ирек? Кайда аның чиге, кайсы урынны үтеп китсәң, сине төзүчедән җимерүчегә әйләнү көтә?
Төрле митингларда халык исеменнән тамак яручылар хаклымы? “Демократик” сайлаулар вакытында бер ярты аракыга, әчмуха чәйгә, куллану вакыты чыккан даруларга сатылырга әзер сайлаучылар иреклеме?
Күрүебезчә, әхлакый традицияләребезне, хезмәт кешесенә һәм илебезнең үткәненә, үз-үзебезгә хөрмәт итүне тергезү өчен Сәләхне, үзенең рухташлары белән алда озайлы һәм авыр көрәш көтә. Чөнки Хәкимә кебекләр демократ битлеге артына яшеренеп яулаган позицияләрен җиңел генә бирергә җыенмый.
Әсәрнең финалы ачык көе кала: кем җиңүче булыр, һәм нинди киләчәк көтә безне? Спектакль шушы хакта.
Рәиф Әмиров,
филология фәннәре докторы, профессор.