+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Герой эзләре - яңа китапта

Кичә Илеш районының үзәк китапханәсендә "Кызыл таң" гәзите журналисты Зөһрә Исламованың "Муса Гәрәев. Биеклектән - бөеклеккә" китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Герой эзләре - яңа китаптаГерой эзләре - яңа китапта
Герой эзләре - яңа китапта



"Муса Гәрәев. Биеклектән - бөеклеккә" китабына Геройның язмышын чагылдырган язмалар, авылдашларының, туганнарының, дусларының, танышларының истәлекләре, төрле елларда һәм басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, очерклар, әңгәмәләр, аңа багышланган шигырьләр тупланган. Алар татар, урыс, башкорт телләрендә язылган.
Шулай ук автор Муса Гәрәевның үз китаплары һәм аның хакындагы басма чыганакларның кыскача исемлеген биргән. Мондый библиография әле беренчегә дөнья күрә. Китапта, шулай ук, Муса Гәрәев музеннан, Гәрәевларның гаилә архивыннан, интернет-ресурслардан алынган фотосурәтләр дә урын алган.
"Герой эзләре буйлап" дип исемләгән китап туена авторның якыннары, авылдашлары, дуслары, якташлары җыелган иде. Чарада Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов катнашты. Ул Илештә якташлары, ике тапкыр Советлар Союзы Георе Муса Гәрәев белән горурланулары, аның батырлыгы, каһарманлыгы онытылмавы өчен күп эшләр башкарылуын әйтте. Муса Гәрәевның тууына 100 елга багышланган чараларның узуы, аларның әһәмияте зурлыгын белдерде. Әлеге китапның чыгуы да, киләчәк буынны ватанпәрвәрлек хисендә тәрбиялүгә зур өлеш кертәчәген ассызыклады һәм авторга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Әлеге чарада "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та катнашты. Бу китапта аның “Очучының да бәхете җирдә” дигән баш сүзе дә бирелгән. Китапның әдәби мөхәррире – “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев. Ул да бу чарда катнашты.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Илшат Насыйпов та мәртәбәле кунаклар арасында бар иде.
Чарада Башкортстанның атказанган агрономы, Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе, 1980-90 елларда партиянең Кушнаренко район комитетының беренче секретаре Фәйләс Муллагалиев Муса Гәрәев белән беренче тапкыр ничек очрашуы, дуслык җепләре булдырылуы хакында истәлекләре белән уртаклашты. Муса Гәрәевның улы Евгений Гәрәев китап авторына рәхмәт сүзләрен видео язма аша җиткерде. Муса Гәрәевның сеңлесе Мәсхүдәнең кызы Генера Әмирова, Авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, Русиянең хезмәт ветераны Фәвил Гыйльданов та тантаналы чарада катнашты.
Бу чарага китапны чыгаруда ярдәм күрсәткән иганәчеләр дә чакырылган иде. Алар Гафури, Кушнаренко, Чакмагыш, Илеш районнарыннан килде. Аларга автор рәхмәт сүзләре җиткерде һәм китап бүләк итте.
Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Тамашачыларга Уфа кунаклары - популяр җырчы, композитор Флера Шәрипова, Уфа сәнгать институты талибәсе Кадрия Исламова үз җырларын бүләк итте. Югары Яркәй район мәдәният йортының "Чагыл" халык театры сәхнәләштергән "Герой юлыннан" спектакленнән күрсәтелгән өзек кунакларның күңелләрен тутырып, күзләрен яшьләндерде.
Район мәдәният сараеның «Аманат» нәфис сүз студиясендә катнашучылар Денис Хәсәнов, Альмир Шаемов, Айдамир Хәйбрахманов әлеге китапка кергән шигырьләрне укыды. Югары Яркәй район мәдәният йортының җырчылары Вилнур Хәсәнов һәм Алмаз Шарипов Муса Гәрәевка багышланган җырлар башкарды. э "Илһам" әдәби-музыкаль клубы әгъзалары чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
Чараны "Илһам" әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас