Татар һәм башкорт телләрендә иҗат итүче профессиональ һәм үзешчән шагыйрьләр арасында үткәрелгән “Ак күгәрчен” бәйгесе турында белмәгән һәм ишетмәгән кеше калмагандыр. Әлеге бәйге танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы, байтак еллар “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире вазыйфасын башкарган Расих Ханнановның истәлегенә багышланды. Конкурсны Мәдәни башлангычлар Президент фонды ярдәме белән шагыйрьнең туган ягы — Кырмыскалы районы хакимияте һәм Башкортстан Язучылар берлеге үткәрде. Билгеле сәнгать эшлеклеләре, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты, Русия Халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе һәм бик күп башка оешмаларының, бу башлангычны хуплап, һәр яклап ярдәм күрсәтүе дә аның әһәмияте турында сөйли. Һәм бу очраклы түгел, Расих Ханнанов үзе дә һәрвакыт каләм тибрәтүче, иҗат белән шөгыльләнүче талантлы авторларга үз укучысына юл табуда ярдәм итәргә, аларның башлангычларына яшел юл бирергә тырышты.
Конкурсның исеме дә шагыйрьнең соңгы, 2020 елда иҗатташ дусты Рим Хәсәнов белән берлектә язылган җырының атамасыннан. Бу җырның премьерасы узган елның октябрендә, Расих Ханнановның туган көнендә “Ак күгәрчен” конкурсына старт бирелүгә багышланган чарада яңгыраган иде. Конкурс дәвамында Башкортстанда һәм Татарстанда гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездән 71 гариза кабул ителде. Катнашучыларның иң кечесенә 14 яшь булса, иң өлкәне – 85 яшьтә. Бу бәйгенең төрле буын, төрле милләт вәкилләре арасында популярлыгы турында да сөйли. Легендар композитор, Башкортстанның халык артисты, Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы Рим Хәсәнов җитәкчелегендәге, составына Расих Ханнановның җырларын башкаручы милли эстрадабыз йолдызлары кергән жюри әгъзалары бәйгегә җибәрелгән эшләрнең сәнгать дәрәҗәсен, бүгенге милли эстрадада еш очраучы күпсанлы штаммнардан аерылып торуын – әсәрләрнең шигъри сурәтләнешен бәяләп, җиңүчеләрне билгеләде. Шулай ук мәртәбәле жюри әгъзалары – Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, БАССРның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, төп җиңүчеләрдән тыш, үзләренең стиле һәм зәвыгына туры килгән тагын өчәр җиңүчене дә билгеләде. Кем белә: бәлки, киләчәктә легендар җырчыларыбызның репертуарында конкурста катнашучыларның сүзләренә язылган яңа җырлар да барлыкка килер.
Якташыбызның туган көнендә старт алып, аның истәлегенә багышланган “Ак күгәрчен” конкурсының йомгаклау этабы чараларга бай булды. 19 майда Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә конкурсны оештыручылар, жюри әгъзалары, һәм конкурс кунаклары катнашлыгында матбугат конференциясе узды. Шулай ук Мәскәү кунаклары – татар һәм башкорт җырлары халыкара конкурсы лауреаты Рената Бадамшина, Леонид Агутинның Музыкаль белем бирү форумы җитәкчесе Рэдик Ефремов төрле мәйданчыкларда эстрада вокалы буенча осталык дәресләре оештырды.
Шул ук кичне Кырмыскалы районы Мәдәният сарае күпсанлы кунакларны үзенә кабул итте. Тамаша залы да, сәхнә дә, чын-чынлап, кырмыска күчен хәтерләтте. Һәм мондый чагыштыру һич арттыру түгел, чарада чыгыш ясаучыларның һәрберсе Кырмыскалы районы халкының кырмыскалар кебек эшсөяр, бердәм булуын билгеләде. Әлеге проект та – шундый эшчәнлекнең бер җимеше. Кырмыскалылылар бәйгене оештыруга да күп көч салды, үзләре дә актив катнашты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына, аларның шатлыгын уртаклашырга да зал тутырып килде.
Кырмыскалы районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәргать Котлыбаев бу чараның район тарихына язылырлык булуын ассызыклады. Аның үзе өчен дә ул зур әһәмияткә ия. Заманында Расих Ханнанов белән алар кулга-кул тотынып, дус һәм бердәм булып эшләгәннәр. Шулай ук ул якташыбызның кызы Гөлчәчәк Ханнановага әтисенең васыятен үтәве өчен һәм мәрхүмнең данын күтәрүгә юнәлтелгән эшенең бик саваплы булуын билгеләп, чиксез рәхмәтен җиткерде һәм барлык катнашучыларга иҗади уңышлар теләде.
Проектның җитәкчесе – Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Гөлчәчәк Ханнанова да бәйгенең тарихына тукталып, аны оештыруда ярдәм күрсәткән өчен кырмыскалылыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.
– Кырмыскалы – шагыйрь, язучыларга бай төбәк. Сез аларны данлый беләсез, хөрмәт итәсез. Район үзәгендәге урамнарның берсенә Расих Ханнановның исеме бирелүе дә шул хакта сөйли, – диде Гөлчәчәк Расих кызы, киләчәктә анда аллея утыртырга ниятләвен билгеләп.
Шулай ук әлеге бәйгенең дәвамлы булуына да ышаныч белдерде: аны ике елга бер үткәреп торырга планлаштыра оештыручылар.
Бәйгедә Кырмыскалы районы вәкиле – Фирүзә Абдуллина абсолют җиңүче дип танылды. Әлбәттә, кемдер: “Кырмыскалыда узгач, җиңүче шуннан була инде”, – дип шик белдерергә дә мөмкин. Ләкин Гөлчәчәк Расих кызы билгеләвенчә, жюри әгъзалары катнашучыларның фәкать эшләрен бәһалады. Фирүзә Дәүләтша кызының җиңүендә якташлары шикләнмәгәндер дә. Аның иҗатына сокланмаган, шигырьләрен яратмаган кеше юк. Берничә китап авторы районда узган төрле чараларда үзенең тирән эчтәлекле, бүгенге тормышыбызны бар яклап чагылдырган иҗат җимешләре белән еш чыгыш ясый.
Икенче урынны Уфа шәһәреннән Гөлназ Котыева һәм Борай районыннан Мәсүфә Әюпова бүлештеләр. Өченче урында – Уфа районыннан Венер Фәттахов һәм Уфа шәһәреннән Динара Кәримова. Динара, иң яшь катнашучыларның берсе буларак, конкурс партнеры – Горький исемендәге Әдәбият институтыннан махсус бүләккә дә ия булды: ул Мәскәү шәһәренә барып, әлеге уку йорты үткәргән осталык дәресендә катнашачак.
Кырмыскалылыларның ихлас, киң күңелле, бердәм булуына мәртәбәле жюри әгъзаларының берсе – Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Нурлан Ганиев та соклануын яшермәде. Беренчедән, аны күренекле якташыбызны хөрмәт итүебез, аның рухи мирасын яратуыбыз, кадерләп саклавыбыз сокландырса, икенчедән, кырмыскалылыларга бик күркәм тагын бер сыйфат хас: берсенең сөенечен икенчесе ихлас уртаклаша белә – читтән карап торганда бигрәк күркәм күренеш, диде ул, Иске Бәбеч авыл биләмәсе башлыгы Азамат Гайфуллинның җиңүчене сәхнәгә чыгып тәбрикләвенә тәэсирләнеп.
Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов өчен дә Кырмыскалы җире бик якын. Ул чыгышы белән шушы төбәктән булган иҗатташ дусларын исемләп телгә алды һәм аларга зур хөрмәт күрсәтелүенә рәхмәтен җиткерде.
Әлбәттә, мәртәбәле жюри әгъзалары кулларыннан бүләкләнүчеләр бик күп булды. Фән Вәлиәхмәтов, Нәзифә Кадыйрова үзләренең “өч”легенә кергән конкурсантларны бүләкләп, бәйрәмне моңлы җырлары белән дә бизәде.
Мәртәбәле жюри составына кергән танылган җырчы Ренат Ибраһимовка, кызганычка каршы, тантаналы чарада катнашу насыйп булмады. Аның башкаруындагы данлыклы “Ай, былбылым!” җырын Рената Бадамшина ишеттерде. Бу җыр Ренат Ислам улы истәлегенә яңгырады.
“Ак күгәрчен” конкурсына шигырьләр илебезнең төрле төбәкләреннән, хәтта чил илдән дә килде. Вильнюс шәһәрендә яшәүче Миңнулла Әминов өч ел элек мәрхүм булган тормыш иптәше Наталья Землякованың (псевдонимы Наташа Агидель) шигырьләрен юллаган. Милләте буенча урыс булса да, татар телен үзләштерә һәм шигырьләр яза. Конкурс комиссиясе туган яктан читтә яшәп тә милли мәдәниятебез үсешенә булышлык иткән өчен якташыбызны махсус диплом белән бүләкләде.
Җырчы-шагыйрьләр бәйгесендә катнашучыларның татар һәм башкорт телләрендә ике җыентыгы дөнья күрде. Анда “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре, шагыйрә Рәзилә Низамованың да җырлап торган, күңелгә ятышлы шигырьләре керде. Ә автор үзе махсус бүләккә – татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән күпьеллык хезмәте өчен дипломга лаек булды. Танылган җырчы-шагыйрь Рамил Чурагул бүләкне тапшырып, тамашачыларга үзе башкаруында җырларын бүләк итте.
Һәм, ниһаять, конкурсның төп бүләгенә лаек булучыны да игълан итәр вакыт җитте. Ул – Благовар районының Языково авылыннан Флюр Әбдрәкыйпов. Рим Хәсәнов аның сүзләренә яңа җыр иҗат иткән һәм яздырган. “Уфа кичләре” җырын бу көнне тәү тапкыр Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рим Рәхимов ишеттерде. Киң билгеле “Уфа юкәләре” җыры кебек, ул да тиздән һәр тарафтан яңгырар, дип ышанасы килә. Республикабыз башкаласының 450 еллык юбилеена да бу җыр зур бүләк булачак.
Якташыбыз истәлегенә багышланган чара искиткеч җылы килеп чыкты: катнашучыларны тәбрикләү җыр-биюләр, шигъри сүз белән үрелеп барды, эстрадабыз йолдызлары һәм район Мәдәният сарае артистлары якташыбызның җырларын башкарды. Расих абый Хананнов үзе дә безнең белән бергә булды кебек: видеоязмаларда шигырьләрен укып, тамашачыларга мөрәҗәгать итте.
Әйе, сүз – гомерлек, шигърият – мәңгелек. Барлык тормышын һәм булмышын шушы изге өлкәгә – сүз сәнгатенә багышлаган шәхес Расих Ханнановның шигъри сүзе дә халкыбыз күңелендә гомер буе сакланыр, ә җырлары тормыш буйлап озата барыр. Алар да шагыйрьнең үзе кебек мәңгелек. “Ак күгәрчен” үзенең юлын дәвам итәр, дип ышанасы килә. Чөнки ул башлап иҗат итүчеләрнең иңнәренә канат куйды, төрле төбәкләрдә яшәүчеләрне берләштереп, дуслык җепләрен ныгытты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.