+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Анастасия Заворотнюкның хәле ничек?

Аның кызы Анна сүзләренә караганда, ул һаман дәвалану курслары уза.

Актрисаның өлкән кызы Анна, әнием хәзер җитди дәвалауда булуын сөйләде, дип хәбәр итә "Газета.ру" басмасы.

"Акрынлап, ул җитди дәвалауда. Авыру бик җитди", - дип хәбәр итте актрисаның кызы.

Анна, шулай ук, әнисенең торышы турында бөтен мәгълүматны да ялган дип атаган. Шулай ук, киңкүләм мәгълүмат чараларында әйтелгән диагнозларга да ышанырга кирәкми, дип билгеләп үткән. "Мин күп мәгълүматны укыдым, анда бер тапкыр да дөресен күрмәдем", - дип уртаклашкан ул.

Мәгълүм булуынча, 2019 елның җәендә киңкүләм мәгълүмат чараларында актрисаның баш миендә яман шеш авыруы булуы турында мәгълүмат пәйда булды. Диагнозны аның туганнары рәсми расламады.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: