

Дөресен генә әйткәндә, мин скульптура жанрында көчле түгел. Шулай да танылган якташыбыз, Санкт-Петербургта яшәүче данлыклы скульптор Әхнәф Зыякаевның бер генә көнгә Нефтекамада булуы турында ишеткәч, очрашу мөмкинлеген кулдан ычкындырасы килмәде. Бернинди әзерлексез барсам да, безнең кыска вакытлы әңгәмә җылы килеп чыкты. Тукай, атлар, авыл, милләтпәрвәрлек кебек уртак темалар якынайткандыр, күрәсең, ә инде чәчләренә чал кергән 66 яшьлек абзыйның шундый да җылы итеп, “нәнәем белән үстем”, дигән сүзләре миңа аның бар булмышын, эчке дөньясын ачып бирде. Ул бу сүзләрне шундый итеп әйтте ки, гүя менә әле дә ул нәнәсенең җылы учларына үзенең нәни генә кулын салып, авыл урамыннан китеп бара... Тукта, бу бик матур скульптура булыр иде кебек, бөтен нәнәйләргә бөтен балалардан рәхмәт билгесе сыман... Бу сорауны остага бирми булмас...
Боланнар гаепле!
– Әхнәф Гаделгәрәевич, нәнәй белән үстем, дидегез. Ә нәнәегезнең образын сыннарда мәңгеләштерү теләге тумадымы? Кызганычка каршы, мин скульптуралар дөньясын киң белмим, бәлки, мондый образлар инде бардыр, әмма намазлыкта утырган яисә бишек тибрәткән, я булмаса оныгы белән көтү каршылаган нәнәй образы барлык нәнәйләргә мәдхия булыр иде кебек...
– Нәнәйдә бик еш кунакта булып, аның белән иң рәхәт мизгелләр үтсә дә, мондый уй-теләк булмады. Бу нәнәемнең холкы белән бәйледер – ул үзен фотога яисә сурәткә төшергәнне яратмады. Элекке өлкән кешеләр барысы да диярлек шундый иде.
– Мондый сәләт Сезгә каян килгән, кемнән күчте икән? Гаиләгездә сурәт төшерүчеләр, агач осталары бар идеме?
– Авыл җирендә кулына балта тотмаган ир-егет булмыйдыр. Элек бит утыргычны да агачтан юнып эшләгәнннәр, өстәл дә үз кулы белән булдырылган. Шкаф юк дип тә аптырап тормаганнар, һәр йортта матур итеп сырлап башкарылган агач шкафлар утыра иде. Аны сирәк очракта осталар эшли, гадәттә һәр гаилә башлыгы үзе эшләп ала иде. Икенчедән, нәнәйләр, әнкәйләр кул эшләренә нинди оста иде! Нинди матур итеп чигә, тегә иде алар. Чигү чикмәгән кыз-кыркын юк иде диярлек. Менә кайда булган ул безнең халкыбызның остаханәләре! Шулар нәтиҗәсендә мин дә иҗатка тартылганмындыр, дип уйлыйм.
– Сез бит Нефтекамада туып-үскәнсез. Балачактан ук сәнгать белән мавыктыгызмы? Беренче укытучы, беренче остазларыгыз кем?
– Мин Яңавыл районының Кисәк-Каен авылында туганмын, әмма Нефтекамада үстем. Сурәт төшерергә кечкенә чактан ярата идем. Бервакыт мәктәпкә танылган рәссам Юрий Туник килде. “Балалар, кайсыгыз яхшы итеп рәсем ясый белә, я булмаса сурәт төшерергә ярата, сәнгать мәктәбенә килегез”, – дип, безгә мөрәҗәгать итте. Ул вакытта әле мәктәпнең ачылган гына чагы. Шулчак сыйныфташларым миңа төртеп күрсәтте. Шулай итеп, мин Юрий Федорович янына киттем. Төсләр белән танышу, күргәннәрне яисә уйдагылары ак кәгазьгә төшерү – боларның барысына да ул өйрәтте, әвәләү (лепка) дигән юнәлеш белән дә шунда таныштым.
– Ә скульптор булырга дигән ныклы теләк кайчан барлыкка килде?
– Моңа боланнар гаепле (көлә). Хәер, баштан башлап сөйлим әле.
Остазым Юрий Туник бермәлне миңа: “Әхнәф, син скульптор булачаксың!” – диде. Мин ризалашмадым: “Скульптор – пычрак эш, мин рәссам булам”, – дип җавапладым. Тәҗрибәле Туник миңа карап елмаеп кына куйды. Ул инде иҗат кешеләрен үтәли күрергә өйрәнгән булгандыр. Нәкъ шул вакытларда шәһәр ял паркында болан фигуралары пәйда булды. Хәзер аңлыйм инде, әллә нинди шедевр да булмаган, әлбәттә, әмма мин күзләрне алмый бу боланнарны кызыгып күзәтә идем. Шулчак, мин дә скульптор булачакмын, шушындый матур-матур сыннар ясаячакмын, дигән уй күңелгә кереп оялады һәм еллар белән ул ныгыды гына.
– Шул уй Сезне, мәктәп тәмамлагач, Санкт-Петербургка алып киттеме?
– Әйе, минем теләк Питер иде – Репин исемендәге сәнгать академиясе…
Төньяк башкалага мәхәббәт
– Һәм Сез, анда укырга кереп, архитектура һәм скульптура факультетларын уңышлы тәмамладыгыз да, Нева ярындагы шәһәрдә торып калдыгызмы? Ә шәһәргә яңа килгән чагыгызны хәтерлисезме?
– Әлбәттә, хәтерлим. Әле дә бик еш көлеп искә алам. Мин Санкт-Петербургка 41нче үлчәмле аякларыма 44ле кызыл ботинкалардан, кызыл чемодан тотып килеп төштем. Ул заманнарда кием-салымга кытлык иде, бигрәк тә авыл җирендә, нәрсә бар, шуны киеп киттем. Дөресен генә әйткәндә, кыяфәтем бик сәер иде, миңа гына шулай тоелгандырмы, әмма барлык кеше миңа караган кебек иде. Ләкин мин бик тиз бу шәһәргә “кереп киттем”, биредәге архитектура, скульптуралар мине әсир итте. Кире кайтам дигән теләк акрынлап эреп, юкка чыкты. Санкт-Петербургта торып калдым, кулга диплом алып, тәүдә Сервис һәм икътисад институтында белем бирдем, сынлы сәнгать факультетында декан идем, укучыларны металлны эшкәртергә өйрәттем.
– Санкт-Петербургта Сез – танылган скульптор, шәһәр урамнарын берничә эшегез бизи. Алар арасында халыкка иң танышы – Василеостровский метро станциясендә урнашкан скульптурадыр, мөгаен? Йөк тартучы атлар шулкадәр оста башкарылган, алар менә-менә атлап китәр сыман... Гомумән, Сезнең иҗатта атларга зур игътибар бирелә, аларны яраткан образларның берсе дип атарга да ярыйдыр?
– Атлар эшләргә яратам. Шушы акыллы, матур хайванның җитезлеген, матурлыгын, зирәклеген сыннарда чагылдырасы килә. Кайчак кирәкле хәрәкәтне таба алмыйча бик озак азапланасың, әле аякның сиңа кирәккәнчә “дөрес” урнашуын таба алмыйсың, әле, уйнаклап, баш чайкавын тотып ала алмыйсың. Чөнки вак кына бер деталь бик зур роль уйнап куя. Буш вакытым булса, шул атларны эшләргә алынам. Балачактан гашыйк мин аларга, авылда нәнәйдә кунакта булганда атларны күзәтергә ярата идем. Аларның чабышы, хәрәкәте кайдадыр бик тирәндә, күңел түрендә яши. Мине өч яшьлек чагымда дәү әтием беренче тапкыр атка атландырды, ул шундый җылы, йомшак иде. Мин аның муенын кочаклап алдым – шушы хатирәләр әле дә күңелдә саклана...
– Юкка гына “Ир канаты – ат була” димиләр шул. Әхнәф Гаделгәрәевич, башка эшләрегез турында да әйтеп үтсәгез иде?
– Алар бик күп инде: үзем яшәгән Санкт-Петербургта киң билгеле булганнары – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләре. Новгородта Бөек Ватан сугышы солдатына һәйкәл куелды, Петербургта блокадага багышлаган барельеф барлыкка килде, Лев Гумилевка мемориаль такта куелды. Иске Оскол шәһәрендә Пушкин бюстына заказ бирелгән иде, шулай ук җәмәгать эшлеклесе Р. Баязитовка, данлыклы хирург
Ю. Зотовка – санап китсәң, эшләр байтак җыелган.
Тукай белән Гафури
– Әхнәф Гаделгәрәевич, Сез бик күп милли эшләр башкарасыз, туган халкыгызга хезмәт итәсез. Муса Җәлил, Тукай һәйкәлләре өчен аеруча рәхмәт!
– “Татарлык” кайда да чагыладыр инде ул, ул бик тирәндә, эчтә ята. Һәм без барлык тирә-якны, барлык нәрсәне шул татарлык аша күрәбез, үзебез сизмәсәк тә, һәр эшебездә, уебызда милли чалымнар төсмерләнә торгандыр. Тукайның әкиятләре балачактан таныш, аларны нәнәй укый торган иде, шуңа күрә аның образы да якын миңа, һәйкәле дә җиңел эшләнде. Муса Җәлил һәйкәлен эшләгәндә дә мин аның иҗатын, Моабит дәфтәрләрен өйрәндем. Гомумән, син кемнең образы өстендә эшлисең, шуның язмышы, аның тормышы белән яшәргә тиеш, ул уйлаганча уйларга, ул кичергәннне кичерергә тиеш – шул вакытта гына эш уңышлы килеп чыгачак.
– Әле Сез тагын бер зур эшкә алынгансыз – Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафуринең очрашу мизгелен сынлаштырырга җыенасыз. Бу бик урынлы, бик кирәк, минемчә. Бүген аның язмышы ни хәлдә, һәйкәл нинди стадиядә?
– Әйе, моннан берничә ел элек миңа “Мәҗит Гафури фонды” рәисе Люция Камаева шундый тәкъдим белән чыкты. Әлеге тарихи очрашуга кагылышлы бик күп кенә материаллар салды. Мин, бу теманы тирәнтен өйрәнгәннән соң, эскиз эшләдем: эскәмиядә Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури утыра, шунда ук тарихи пальто эленеп тора. Эскиз бүгенге көндә олы формага күчерү өчен тулысынча әзер. Һәйкәлнең арытабангы язмышы финанс мәсьәләсенә барып төртелә.
– Әхнәф Гаделгәрәевич, әйдәгез укучыларның исенә төшереп үтәбез. Мәҗит Гафуринең хатыны Зөһрә Камалетдинова язып калдырган истәлекләрдән аңлашылганча, ике бөек шәхес Уфада 1912 елда очраша. Ул вакытта Мәҗиткә – 32, Габдуллага – 26 яшь була. Бу Габдулла Тукайның үлеменә бер ел кала булган очрашу. Татар һәм башкорт халкының ике бөек улының истәлекле очрашуы һәйкәл булып Уфабызда урын алса, бик шәп булыр иде. Миңа калса, җәмәгатьчелек моны бик хуплар, ә проект югары даирәләрдә хуплау табар, дип ышанам.
– Әйе, миңа калса, бу проект Уфа урамнарын бизәр иде. Люция ханым әйтүенчә, аны бу легендар шәхесләрнең очрашкан урынында яисә Ленин исемендәге паркта урнаштыру турында сүз бара. Вариант отышлы, чөнки паркның бер ягында Тукай урамы башлана, икенче ягында Мәҗит Гафури исемендәге академия драма театры урнашкан.
Иҗат процессы турында
– Әхнәф Гаделгәрәевич, әлеге композиция өстендә эшләү авыр булдымы? Гомумән, эшне башкарганда Сез нинди күңел халәте кичерәсез? Һәр скульптураны яратып, үз күреп эшлисезме? Яки заказга ясалганнары ул кадәр күңелгә үтеп кермиме? Иҗат процессы ничегрәк бара?
– Заказга бирелгән проектлар да бар, аларны да барлык тырышлыгыңны, белемеңне, осталыгыңны салып башкарасың. Әмма, миңа калса, заказга булган эшләр, акчага бәйле булганлыктандырмы, икенче кәеф белән эшләнелә. Ә инде образларга килгәндә, мин Мәҗит Гафури белән әле беренче тапкыр “эшләдем”. Бик ошады, аның йөзе, кыяфәте үзенчәлекле, шуңа күрә эшләве дә җиңел, мавыктыргыч булды. Ә инде Тукай белән моңарчы очрашкан бар иде, билгеле булуынча, аның берничә һәйкәлен эшләдем. Әлеге Тукайны да бик уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм.
Образларга килгәндә, чыннан да, кемнең һәйкәлен эшләүгә бик күп нәрсә бәйле. Әйтик, бервакыт миңа бер мәрхүмгә һәйкәл эшләргә куштылар. Туксанынчы еллар иде бу. Эш бик авыр, “интегеп кенә” барды, хәлне ала торган эш булды ул. Соңыннан мин бу үлгән адәмнең бер мафиози булуын ачыкладым. Шундый кеше булгангадыр инде, эше дә авыр барган. Муса Җәлилне дә авыр эшләдем. Аның тетрәндергеч авыр язмышы моңа сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм.
– Әхнәф Гаделгәрәевич, Сез яңарак кына Уфада булдым, дидегез. Сезнең карамакка, Башкортстанның башкаласында һәйкәлләр, арт-объектлар аз түгелме? Без бит нинди генә чит шәһәргә барсак та, аның урамнарына, йортларның архитектурасына һәм һәйкәлләргә игътибар итәбез. Сез бу турыда нинди фикердә?
– Мин исә арт-объектлар шәһәрләрне чүпли дип саныйм. Сыйфатлы, дөнья стандартларына туры килгән эшләр яклымын. Бу – профессиональ күзлектән чыгып карасак.
– Нефтекамада туып-үскән скульптор буларак, үзебезнең шәһәр турында да сорау бирәсе килә. Соңгы елларда шәһәрнең йөзе күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Әмма, миңа калса, бездә дә һәйкәлләр юк дәрәҗәсендә. Шәһәрдә берәр монумент төзү мөмкинлеге булса, Сез кемгә һәйкәл куяр идегез?
– Бу – көтелмәгән сорау, аңа тиз генә җавап бирү дә авыр. Әмма андый мөмкинлек булса, бик шат булыр идем. Миңа калса, Г. Тукай, Мостай Кәрим, Атнабай сыннары шәһәрне бизәр иде. Гомумән, туган шәһәремдә эшем барлыкка килсә һәм ул урамнарны бизәсә – бу, әлбәттә, минем өчен зур мәртәбә.
– Минемчә, үзебезнең геройларга һәйкәл куелу да яхшы булыр иде. Әйтик, төзүчеләр, нефтьчеләр һәм машина төзүчеләр, урысча әйтсәк – “три кита”, шәһәрнең төп һөнәр ияләре. Берәр вакыт Сезнең эшләр Нефтекама урамнарын да бизәр дигән оптимистик рухта калыйк. Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхнәф Зыякаевның Санкт-Петербургта әледән-әле күргәзмәләре булып торуын, эшләренең Урыс дәүләт музеенда, Япониядә, АКШта, Франциядә саклануын беләбез. Алга таба планнарыгыз нинди, Әхнәф Гаделгәрәевич?
– Идеяләр, планнар бик күп, эшлисе эшләр чиратка тезелеп тора. Сәламәт булып, шуларны башкарып чыгарга язсын.
– Җылы әңгәмә өчен зур рәхмәт Сезгә, Әхнәф Гаделгәрәевич. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
Гөлнара Гыйлемханова
әңгәмәләште.