+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Минем тормышымда бу кешегә урын юк"

Җырчы Илмира Нәгыймовага әбиләр тынгы бирми икән.

"Минем тормышымда бу кешегә урын юк"
"Минем тормышымда бу кешегә урын юк"

«Минем Сочи якларына барып кайтуым үземә генә түгел, сезгә дә бик "ошаганын" аңладым. Әле фото керткәнемә бер тәүлек үтмәде – аны инде 150 мең кеше карады һәм битараф калмады», – дип язган иде Илмира сәяхәттән кайткач.

«Олы-олы апалар язганын укыйм да исем китә, шаккатам... Минем тарафка күпме игътибар. Сез минем социаль челтәрдәге статистикамны ничек күтәрәсез. Рәхмәт», – дип көлгән җырчы. Бик яхшы булмаган комментарийларны күздә тотып әйтүе. Янәсе, ял итәргә балаларын алып бармаган...

«Ял итәргә кем белән бардыгыз?» – дигән сорау биргән кешегә ул: «Опа-а-а... Сер... Әйтсәм, барыбер ышанмаячаксыз. Һәркемнең башында үз дөреслеге», – дип җавап биргән.

"Минем тормышымда хәзер ул кешегә урын юк. Аралашмыйбыз. Юк! Ул минем балаларым тормышында гына бар. Аларны да сирәк кенә алып китә һәм шунда да социаль челтәрләр өчен фотога төшәргә. Янәсе, карагыз, ул нинди әйбәт «әти». Алып кит син балаларыңны, ләкин ни өчен һәр адымыңны кешегә күрсәтергә?

Сез бик күп нәрсәне белмисез. Мин бит балаларым белән фото-видеолар куеп утырмыйм. «Күрегез, мин нинди яхшы әни!» - дигән сыман. Беркемгә дә бернәрсә дә дәлилләргә теләмим һәм җыенмыйм!

Гафу итегез, барысы да өелеп килде. Русланның җанатар әбиләре миңа шулкадәр негатив яза…" - дип зарланган җырчы.

Ә сезнең Ильмирага мөнәсәбәтегез нинди?

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: