+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Күтәреп кенә йөртмиләрме? Йөртәләр!

Таныйсызмы боларны?

Күтәреп кенә йөртмиләрме? Йөртәләр!Күтәреп кенә йөртмиләрме? Йөртәләр!
Күтәреп кенә йөртмиләрме? Йөртәләр!

Республика авылларында май азагында ук сабантуйлар башланды. Дүртөйле районындагы шундый бәйрәм яңгырлы көнгә туры килде. Әмма Юкәлекул, Мәскәү һәм башка авыллардан килгән халыкны Фирдүс Тямаев та кыздыргач, аның салкынын күпләр сизмәде булса кирәк. Әлеге фотодагы ханым кебек...

Ул салкынны гына түгел, авырлыкны да сизми, күрәсең.

Фирдүс үзе Александр Карелин түгел инде, түгеллеккә, шулай да...

Шушы көннәрдә ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә бер видео куйган һәм «Минем Сабантуйларым башланды», - дип язган.

Видеода күренгәнчә, мәйданга җыелган халык каршында бер хатын җырчыны аркасына атландырып күтәреп йөри.

«Мин шулкадәр җиңелмени? Әйдәгез, мин сезне күтәрәм», – ди җырчы. Аның виртуаль дуслары бу хәлне Дүртөйле районында күреп хәйран калулары турында яза.

"И я там был, и мед там пил", - диме әле Җәстәгнәй дәдәй... Белмим, халык нидән мәрәкә тапкандыр. Әмма күпләр Фирдүснең җыр сүзләрен онытып, "Щесны, дуслар, оныттым сүзләрен", - дип шаяртырга маташуын, "Дайте мне адреналин!"- дип оран салулары һәм башка сәерлекләрен аңлап җитмәде бугай.

Урамда җырлаганда шулай да ярый микән... Ә бу урында Фирдүс Тямаев иҗатына мөкиббән ханым-туташларга сүз бирәбез. Ягез әле, кызлар!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас