Халык йолаларына зур хөрмәт белән
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора. Уфа шәһәренең 115нче балалар бакчасында бу эшкә аеруча зур игътибар бирелә. Эшчәнлекнең нәтиҗәсе дә күз алдында – даими оештырылган чараларда балалар туган телләрендә шигырьләр сөйли, җырлый, милли биюләр башкара. Ул гына да түгел, менә инде берничә ел рәттән әлеге балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өлкәннәр белән бергә “Җырлыйк әле!” татар фольклор фестиваль-бәйгесендә дә уңышлы катнашып килә.
Шуны да әйтергә кирәк: 400 бала тәрбияләнүче әлеге балалар бакчасында “Татар телен өйрәнү” өстәмә белем бирү төркеме дә эшли. Аңа үз телен хөрмәт итүче, милли хисләр белән янып яшәүче Сәлимә Җиһангирова җитәкчелек итә. Зур тәҗрибәле тәрбияче күңелендәге шул хисләрне әти-әниләргә, балаларга да җиткерә. Бу эшендә аңа балалар бакчасы җитәкчелеге дә, хезмәттәшләре дә зур ярдәм күрсәтә.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчесе Эльвира Шаһиева билгеләвенчә, уңышлы эшчәнлекнең нигезен бердәмлек тәшкил итә. Тәрбиячеләр, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм кулы сузып, барлык эшләрне бергәләп башкара. Республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклау, тергезү, киләсе буынга тапшыру буенча да биредә эш җайга салынган. Берсен-берсе алыштырып торучы төрле чаралар да – шуңа ачык мисал.
Бишек җырын белеп үсәләр
Менә бу көнне узган “Гаиләмнең йолалары” дигән чара да анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте. Бирегә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина, район бүлекчәләре әгъзалары да килде.
Балалар бакчасында бәйрәм – ул һәрвакыт могҗизалар, тылсым, балаларның шат тавышлары. Бу юлы да кунакларны тәрбиячеләр һәм балалар ныклы әзерлек белән каршы алды. Гомумән, төрле чараларда чыгыш ясарга өйрәнгән сабыйлар оялып, тартынып тормады, үзләрен тамашачылар алдында иркен хис итте. Ә кунакларга бу юлы халкыбызның борынгы гаилә йолаларының берсе – яңа туган сабыйны каршы алу күренешен күрсәттеләр.
...Гаилә учагын тагын да нурландырып, дөньяга сабый туа. Ата-ана шатлыгының чиге юк. Шушы көннән башлап, ямь өстенә ямь өстәп, бу йорттан назлы бишек җыры ишетелә башлый. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә аларны яхшы белә. Әнә, бишек янына җыелып, аларны бергә башкардылар. Шулай ук күршеләрнең бәби күрергә күчтәнәч белән керүе, хуҗаларның кунакларны ачык йөз белән каршы алуы – барысы да борынгы йолаларга ярашлы күрсәтелде.
Өлкәннәрнең балаларга кул эшләрен өйрәтүе дә бик урынлы булды: калфак тегү буенча осталык дәресе оештырылды. Ә эш беткәч, уйнап алырга да була. Бу җәһәттән бармак уеннары балаларның сөйләмен һәм фикерләү сәләтен үстерүче иң яхшы ысулларның берсе. Әнә бит, сабыйлар бармаклар ярдәмендә гаиләнең һәр әгъзасын санап чыкты. “Түбәтәй” уенын уйнап, үзләренең җыр-биюгә осталыгын күрсәтте.
Бу уенга кунаклар да кушылды. “Ак калфак”ның Чишмә һәм Уфа районнары буенча бүлекчәләре җитәкчесе Альбина Якупова башкаруындагы “Баламның баласы” җыры аеруча тәэсирләндергеч булды.
Рухият сагында
Безнең халык кунакка буш кул белән йөрми. Менә Люция Ябир кызы да, зур тырышлык салып, шундый эчтәлекле бәйрәм оештырганнары һәм балаларда кечкенәдән телебезгә, гореф-гадәтләребезгә сөю тәрбияләгәннәре өчен балалар бакчасы җитәкчесе Эльвира Шаһиева, тәрбиячеләр Сәлимә Җиһангирова, Виктория Беззубова, Ләйсән Нургалиева, музыкаль җитәкче Рәсимә Әхмәтовага һәм башкаларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Ә чыгыш ясаган балалар татар телендәге чагу һәм эчтәлекле китаплар белән бүләкләнде.
Чара, күркәм йола буенча, Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Рухи мәдәниятебезнең нигезе булган туган телне саклау, гореф-гадәтләребезне, халык йолаларын, бәйрәмнәрен барлау һәм аларны балаларга күрсәтү, өйрәтү – бик кирәкле эш. Уфа шәһәренең 115нче балалар бакчасында исә милли мохит булдыру, милли тәрбия бирү буенча зур эш башкарыла. Димәк, балаларыбыз үз телен белеп, йолаларын өйрәнеп, милләт җанлы кешеләр булып үсәр, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Уфа районы.