+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гөлназ Асаеваның иң зур проблемасы нинди?

Аңа мәхәббәтем көчлерәк, дип серен ачкан ул.

Гөлназ Асаеваның иң зур проблемасы нинди?
Гөлназ Асаеваның иң зур проблемасы нинди?
Гөлназ Асаева артык авырлыгына зарлана. Артистка социаль челтәрләрдә язылучылары белән шәхси проблемасы белән уртаклашты.

- Бик ябыгасым килә, әмма минем ризыкка мәхәббәтем көчлерәк. Тиздән Сабантуйлар, дөньяга чыгу, чыгыш ясау, ә мин әле тутырган тавык кебек йөрим, - ди кыз. – Мин хәзер 62 килограмм авырлыкта, 53 килограммга кадәр ябыксам, бик шәп булыр иде. Минем иң зур проблема - бәрәңге яратам. Аннан башка яши алмыйм. Хәзер чын күңелдән җырлыйбыз һәм - янә диетага.

Җырчы вакыт-вакыт шушы проблемасына зарланып ала. Бөтенебезгә дә таныш хәл. Шулаймы, ахирәтләр?

Фото: социаль челтәрләрдән алынды

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: