— Җырлардагы сагыш — ул тормышның ачысын бик иртә һәм күп тапкыр татыганымнан. 9 яшемдә әни назыннан мәхрүм калдым. Бертуганнарымның да гомере кыска булды. Сигез баладан бүген өчебез генә исән-сау.
Ә сигез яшькә кадәр — ул иң күңелле балачак мизгелләре. Авылда абый-энекәшләрем белән җырлашып үстек. Өй түрендә һәрвакыт баян торды. Иң яратып уйнаган уенны да хәтерлим — “армиягә озатышлы”. Әйе, арабыздагы егетләрнең берсе, имеш, армиягә китә. Ә без җырлый-җырлый, баян тартып аны хәрби хезмәткә озатабыз. Шундый иҗади, үзебез уйлап тапкан уен иде. Нинди генә мәҗлес узмасын — мине җырларга чакырдылар. Авылдагы бер каз өмәсен дә калдырган юк иде. Авыл клубында узган барлык мәдәни чарада да катнаша идем. Тәүге җырымны да хәтерлим:
“Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле,
Эх, бигрәк тәмле — бәрәңге!”
Шундый якты балачак хатирәләре белән яшим. Әниемнең вакытсыз якты дөньядан китүе язмышның коточкыч сынавы булды. Аннары: Уфа, Яңавыл интернатлары...
Фото: afisha7.ru