Әйе, үз батырын башлап Илеш зурламый, кем зурласын! Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллык юбилеена әзерлек көннән-көн активлаша. Шул исәптән район мәдәният бүлегенә караган учреждениеләрдә төрле чаралар үтә. Якташыбыз, “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламованың Геройга багышланган китабын тәкъдир итү кичәсе исә үзе бер бәйрәм төсен алды. Бу көнне Югары Яркәй үзәкләштерелгән китапханәсенә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр кешеләре җыелып, зур горурлык һәм шатлык хисе белән тагын бер тапкыр Муса Гәрәевның сугыш һәм тормыш юлына байкау ясап, китапка үз бәясен бирде, ихтирам хисләрен җиткерде.
“Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” китабына Геройның язмышын чагылдырган язмалар, авылдашларының, туганнарының, дусларының, танышларының истәлекләре, төрле елларда һәм басмаларда дөнья күргән мәка-ләләр, очерклар, әңгәмәләр, аңа багышланган шигырьләр тупланган. Алар татар, урыс, башкорт телләрендә язылган.
Әлеге китапта Муса Гәрәев, аның хатыны Галина Александровна, улы Евгений Гәрәев белән интервьюлар “Зәңгәр күккә гашыйк кеше”, “Сугыш утында чыныккан мәхәббәт”, “Әтием белән горурланам” дип исемләнгән аерым бүлеккә тупланып бирелгән. 1945 елдан алып, әлеге көнгә кадәр басылган мәкаләләр “Язмышында – ил язмышы” бүлегенә җыелган. Анда Әнвәр Бикчәнтәев, Таһир Ахунҗанов, Гайнан Әмири, Мостай Кәрим, Суфиян Поварисов, Булат Рәфыйков, Газим Шәфыйков һәм башка авторларның мәкаләләре, истәлекләре урын алган.
Муса Гәрәевны күреп-белеп, аралашып яшәүчеләрдән автор үзе язып алган истәлек-ләр “Батырлар тыйнак була” бүлегенә тупланган.
Муса Гәрәевка багышлап иҗат ителгән шигырьләр, җырлар “Илнең йөзен нурлар батыр ул!” бүлегендә бирелә. Монда Максуд Сөндекле, Роберт Миңнуллин, Кадим Аралбай, Газим Шәфыйков, Муса Сираҗи, Рәшит Фазлыев, Фәнис Рәхмәтуллин, Фәйләс Муллагалиев, Рәшидә Бикмәтова, Фәнә Минһаҗева һәм башкаларның иҗат җимешләрен күреп була.
М. Гәрәев музееннан, Гәрәевларның гаилә архивыннан, интернет-ресурслардан алынган фотосурәтләр дә аерым бер бүлектә бирелә. Шулай ук автор геройның үз китаплары һәм аның хакындагы басма чыганакларның кыскача исемлеген биргән. Мондый библиография әле беренчегә дөнья күрә.
“Герой эзләре буйлап” дип исемләнгән китап туена авторның якыннары, авылдашлары, дуслары, якташлары җыелды. Чарада Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов катнашты. Ул Илештә якташлары, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев белән горурланулары, аның батырлыгы, каһарманлыгы онытылмасын өчен күп эшләр башкарылуы хакында сөйләде һәм Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган чараларның әһәмиятен билгеләде. Әлеге китапның да яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур өлеш кертәчәген ассызыклады һәм авторга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чарада “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та катнашты. Бу китапта аның “Очучының да бәхете җирдә” дигән баш сүзе бирелгән. Фаил Камил улы үзенең чыгышында мәктәп укучылары, яшьләр, тарих белән кызыксынучыларның әлеге китап битләре аша бик күп мәгълүмат таба алачагын ассызыклады.
– Бу басмада Муса Гәрәевның тормышы һәм шәхси сыйфатлары үрнәгендә чын батырлык, каһарманлык, әхлак һәм намуслылык нигезләрен, талантлы командир һәм җитәкче, сөекле гаилә башлыгы, яраткан әти дәресләрен күрергә мөмкин, – диде Фаил Камил улы.
Китапның әдәби мөхәррире – “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев. Ул да бу чарада катнашып, чыгышында әлеге болгавыр заманда – кан белән язылган тарихны да үзгәртеп язарга теләүчеләр күп булганда – китапның аеруча мөһимлеген билгеләде.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов та мәртәбәле кунаклар арасында бар иде. Ул китапның бай эчтәлекле, матур бизәлешле икәнлеген ассызыклады һәм авторның китапны чыгаруда күп көч салуына югары бәя бирде.
Чарада Башкортстанның атказанган агрономы, Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе, 1980-90 елларда партиянең Кушнаренко район комитетының беренче секретаре Фәйләс Муллагалиев Муса Гәрәев белән беренче тапкыр ничек очрашуы, дуслык җепләре булдырылуы хакында истәлекләре белән уртаклашты. Геройның улы Евгений Гәрәев китап авторына рәхмәт сүзләрен видеоязма аша җиткерде. Чарада Муса Гәрәевның сеңлесе Мәсхүдәнең кызы Генера Әмирова, китапны чыгаруга ярдәм иткән авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, хезмәт ветераны Фәвил Гыйльданов, китапханә директоры Айгөл Якупова да истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бу чарага китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләр дә чакырылган иде. Алар Илеш, Гафури, Кушнаренко, Чакмагыш, районнарыннан килде. Әйткән-дәй, китапта барлык иганәче-ләрнең дә исемнәре бирелгән. Алар арасында Туймазы, Күгәрчен районнарында, Ишембай, Уфа шәһәрләрендә яшәүчеләр дә бар иде. Бу үзе үк Муса Гәрәевның Илеш өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә бик тә мәртәбәле шәхес булуы хакында сөйли. Иганәчеләргә автор рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм китаплар бүләк итте.
Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Тамашачыларга Уфа кунаклары – популяр җырчы, композитор Флера Шәрипова, Уфа сәнгать институты талибәсе, Зөһрәнең кызы Кадрия Исламова үз җырларын бүләк итте. Югары Яркәй район мәдәният йортының “Чагыл” халык театры сәхнәләштергән “Герой юлыннан” спектакленнән күрсәтелгән өзек кунакларның күңелләренә тирән тәэсир итеп, күзләрен яшьләндерде.
Район мәдәният сараеның “Әманәт” нәфис сүз студиясендә катнашучылар Денис Хәсәнов, Альмир Шаемов, Айдамир Хәйбрахманов әлеге китапка кергән шигырьләрне югары осталык белән укыды. Югары Яркәй район мәдәният йорты җырчылары Вилнур Хәсәнов һәм Алмаз Шәрипов Муса Гәрәевка багышланган җырлар башкарды. Иске Кыргыз урта мәктәбе укучысы, “Очучының батырлыгы – мәңгелек язмаларда” бәйгесе җиңүчесе Алина Муллаәхмәтова “Штурмовиклар һөҗүмгә бара” китабыннан өзекне сәнгатьле итеп укыды. “Илһам” әдәби-музыкаль клубы әгъзасы Эльмира Насретдинова Муса Гәрәевка багышланган шигырен укып ишеттерде. “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” китабыннан “Балалар иҗат үзәге” хезмәткәре Әлфия Вәлиева укыган өзек тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде. Чараны “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды.
Алып баручы китапны тәкъдир итү кичәсен шушы сүзләр белән тәмамлады: “Үзенең батырларын зурлаган халык кына бөек халык дип аталырга лаеклы”, – дигән Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский. Китапның авторы да нәкъ шуны максат итеп куеп, хәләл көчен түгеп эш иткән. Үткәнне белеп, киләчәккә карап, иҗатын баеткан, күңелен илһамландырган каләм иясе Зөһрә Наил кызы бер-бер артлы китаплар бастырып чыгара. Әйе, иҗат кешесе өчен йөрәк хисләрен башкалар белән уртаклашу да бик кирәк. Бу – аның яшәү рәвеше”.
Гөлфинә СӘЛИМОВА,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Илеш районы.