Хәкимов+Уразова концертларын Фирдүс Тямаев алып барган вакытлар да бар иде ул! Яшьрәк чакларында. Хәзер берсенә дә алып баручы кирәкми бугай, барысы да универсал, профессионал, "суверенный һәм уверенный", күз тимәсен...
Гүзәл Уразова аккаунтында аның Фирдүс Тямаев белән бик җанлы сөйләшеп, язып-сызып утыруын Илдар Хәкимов видеога төшергән.
«Хезмәттәшләрем Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның иҗат юлларына егерме ел була икән, дуслар. Бергә эшләгән 2008-09 елларны искә төшердек әле. Ике ел алып баручы булып эшләгән идем. Гомер узган да киткән… Матур гына программа төзеп ятабыз менә. Җәмәгать, ничек уйлыйсыз, Гүзәл белән икәү төзегән программа «мощно» булырмы икән, безгә ышанасызмы-юкмы?» – ди Фирдүс аның телефон камерасына.
Егерме ел иҗат гомере аз түгел инде ул. Кеше гомеренә салсаң, кызларның җиләк кебек пешкән, егетләрнең инде буын ныгыткан чоры. Әлеге концертлар да шундый җитлеккән, матур булыр дип ышаныйк. Башкортстанның атказанган артистлары Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованы республикабызда көтеп калабыз.