Спектакль Муса Гәрәевның “Живу и помню” китабы нигезендә әзерләнгән. Актерлар киләчәктә илен, туган ягын, туган җирен данлар Мусаның дөньяга беренче аваз салган вакытыннан алып, аның балачагы, үсмер чоры, һөнәр алуы, сугыш еллары, беренче һәм гомерлек мәхәббәтен очратуы хакында матур, эчтәлекле тамаша күрсәтте.
Куючы режиссер – “Чагыл” халык театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова.
Спектакльдә район мәдәният йортының “Алтын ачкыч” балалар театрында, “Әманәт” нәфис сүз студиясендә шөгыльләнгән кызлар һәм малайлар да катнашты. Бу инде киләчәк буынны ватанпәр-вәрлек рухында тәрбияләүгә зур өлеш кертү дигән сүз. Бер сәхнәдә уйнаган актерларның яшь аермасы зур булса да, һәркайсы үз ролен оста һәм ихлас башкарды. Монда кемнедер аерып әйтү мөмкин дә түгел, чөнки сәхнәдәге һәр артист тулысынча образга кереп, үз ролен югары дәрәҗәдә башкарды.
– Былтыр җәй район хакимиятеннән Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышлап спектакль куярга тәкъдим ителде. Мин аны шатланып кабул иттем һәм эшкә тотындым. Пьеса ярты ел чамасы язылды. Моның өчен тәү чиратта Героебыз турында күбрәк мәгълү-мат тупларга кирәк иде. “Штурмовиклар һөҗүмгә бара” һәм “Живу и помню” китапларын укып чыктым. Гәзитләрдә аның турында басылган мәкаләләрне табып укыдым, Интернеттан видеоязмаларны карадым. Пьесаны язганда ук актерларны сайлап бардым. Геройларның йөз-кыяфәте туры килеп, характеры белән образны да ача алачакларын искә алып эш иттем. Аннан соң видеоязмалар һәм тавыш яздыру өстендә эш башланды. Моның өчен Маргарита Бабаева белән берлектә СССР чорында төшерелгән Бөек Ватан сугышы хакында бик күп кинолар, видеоязмалар карадык, сайлап алдык. Әйтергә кирәк, бу эш вакытны иң күп алганы булса да, сәхнә күренешләренең экрандагы видеоязмалар белән бергә үрелеп баруы тәэсир көчен тагын да арттырды.
Ул чордагы хәрби киемне өйрәнеп тегәр өчен дә шактый вакыт кирәк булды. Аннан инде Уфадагы “Военторг” кибетенә барып, кирәкле әйберләрне алып кайттык һәм шул чордагы хәрби кием эскизлары буенча тегүчеләребез Римма Шәфыйкова белән Әнүзә Низамова спектакль өчен киемнәр тегә башлады. Декорацияне Руслан Шәрипов белән эшләдек.
Баштагы мәлне репетицияләрне өзекләр буенча эшләдек. Соңрак барлык коллектив белән генераль репетицияләр башланды. Спектакльдә авыл клубы хезмәткәрләре, район мәдәният йорты һәм “Чагыл” халык театры артистлары, “Алтын ачкыч” балалар театры, “Әманәт” нәфис сүз студиясендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Бу күләмле эшне башкарып чыгуда ярдәм күрсәткән һәркемгә, аеруча тормыш иптәшем Айвар Миңнегуловка, район мәдәният йорты директоры Рәис Хәбибовка зур рәхмәтләремне белдерәм, – диде куючы режиссер Эльвира Миңнегулова.
Кечкенә Муса ролен бик оста башкарган Вадим Шириев: “Муса Гәрәевның ике тапкыр Советлар Союзы Герое булуын, батырның безнең районда туып үсүен мин беләм. Балалар бакчасында йөргәндә үк аның музеена бардык. Мусаның балачагын уйнарга кушкач, башта куркып калдым, чөнки минем сәхнәгә шигырь сөйләргә генә чыкканым бар иде. Бераздан мине шундый зур рольгә сайлап алганнары өчен шатландым. Миңа спектакльдә катнашкан яшьтәшләрем белән күмәк күренештә уйнавы бик ошады”, – диде ул балаларча ихласлык белән.
Вадим Т. Рахманов исемен-дәге мәктәптә 2нче сыйныфта тик яхшы билгеләренә генә укый. Район мәдәният йортындагы “Әманәт” нәфис сүз студиясендә 4 яшьтән алып шөгыльләнә. Муса ролен уйнаган кечкенә артистта киләчәктә кино актеры булу теләге дә туган. Кем белә, бәлки чынлап та, ул сәхнә түрләрен яулар.
Мусаның үсмер һәм өлкән яшьтәге чагын район мәдәният йортыннан җырчы Алмаз Шәрипов уйнады. Мусаның үсмер чагы куелган күренештә ул сәхнәгә аяк баскач та тамашачылар җиңелчә гүләп алды. Бар яктан да: “Бу бит коеп куйган Муса!” – дигән сүзләр ишетелде. Алмаз Шәриповта үзе гәүдәләндергән геройга хас гадилек тә, тыйнаклык та, йөз чалымнары охшашлыгы да бар шул.
– Муса Гәрәевны, аның батырлыгын балачактан белеп, ишетеп үстем. Ә менә бар дөнья диярлек белгән шәхеснең образын тудыру бик җиңелдән булмады, чөнки үз өстемдә зур җаваплылык тойдым, гәрчә әлеге рольгә кадәр спектакльләрдә уйнаганым булса да. Үсмер Мусаның туган йортыннан, әти-әнисе яныннан аерылып киткән чагын уйнавы җиңел бирелмәде. Чөнки эмоция-кичерешләрне ачык бирергә кирәк иде. Ни дисәң дә, үсмер үзаллы тормышка аяк баса, шул ук вакытта, җаваплы һәм кырыс олы тормыш юлына чыга. Героемның үсмер чорын уйнаганнан соң, аның сугышта катнашкан вакытын күрсәтергә кирәк булды. Бу бер мизгелдә бөтенләй башка образга кереп, икенче кәеф белән чыгуны таләп итә иде. Өстәвенә, 15-20 секунд вакыт эчендә өс киемен дә алыштырып өлгерергә кирәк чаклар булды. Хәрби кием киеп уйнау үзеннән-үзе тәэсир итә, бигрәк тә ул чордагы форма күңелгә ятыш һәм бу ватанпәрвәрлек хисен уята. Минемчә, ир-егеткә иң килешкән һәм аның бар булмышын билгеләгән кием – ул хәрби форма. Спектакльдә Муса Гәрәевның документлар салып йөрткән планшетын кулыма тотып, очучылар шлемын һәм күзлеген киеп уйнау бәхете дә тиде. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев ролен башкаруым белән мин горурланам, – диде Алмаз Шәрипов.
Муса Гәрәевның тәүге һәм бердәнбер мәхәббәте – Галя ролен Айгөл Хәсәнова башкарды. Аңар-да да героеның чаялыгы, шул ук вакытта сабырлыгы да, йөз чалымнарының охшашлыгы да ярылып ята.
– Галя ролен бик яратып башкардым һәм ул миңа җиңел бирелде. “Живу и помню” китабында Галина Александровна турында күп мәгълүмат табып булмады. Шуңа да мин Интернеттан аның белән булган видеоязмаларны, мәкаләләрне, әңгәмәләрне эзләдем, сугыш турындагы киноларны карадым. Чөнки сугышта хатын-кызга икеләтә, өчләтә авыр булган: алар бер үк вакытта хатын-кыз да, солдат та булган. Ә инде сәхнәдә Муса белән Галя арасындагы җылы, чын мәхәббәт тойгысын йөрәгем аша бирергә тырыштым. Минем өчен иң драматик өлеш – ул Галяның Муса белән аерылып, сугыштан туган якларына кайтып китүе. Галя – булачак ана – туачак баласы өчен хафалана, сөйгәне өчен дә, үзе өчен дә ут йота. Шушы эпизодта миңа сугышның никадәр рәхимсез, куркыныч, авыр икәнлеген күрсәтергә кирәк иде. Ярый да без сәхнәдә генә уйныйбыз, ә аларга бит моны чынбарлыкта узарга туры килгән. Шушы спектакльне караган һәркем, бигрәк тә балалар, тыныч тормышның кадерен белер, сугышның никадәр авыр икәнлеген, кайгы китерүен аңлар, дип уйлыйм. Бу спектакльдә уйнавым – минем өчен зур дәрәҗә, – диде Айгөл Хәсәнова.
Тамашачылар “Герой юлыннан” спектакле аша илебез, районыбыз тарихы һәм Муса Гәрәев тормышына сәяхәт кылды. Ә инде шушындый зур һәм әһәмиятле иҗади эш башкарылуы Героебыз белән горурлануның бер дәлиле булып тора.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы,
Югары Яркәй авылы.