+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Нур”лылар нурлады күңелне

Республиканың данлыклы татар театры актерлары Бәләбәй шәһәре Мәдәният сарае сәхнәсендә спектакль белән чыгыш ясады.

“Нур”лылар нурлады күңелне“Нур”лылар нурлады күңелне
“Нур”лылар нурлады күңелне


Уфа “Нур” дәүләт театрында тәүге татар профессиональ артисткасы Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллинаның тууына 130 ел тулу уңае белән бик зур, тирән эчтәлекле чара узды. Бу хакта төрле сайтларга фоторәсемнәр, рәхмәт сүзләре урнаштырылды. “Нур” театры коллективы, шулай ук, башкаладагы татар җәмәгатьчелеге, “Сәхибҗамал” оешмасы кызлары моңа зур тырышлык салган, рәхмәт яугырлары! Ә бездә, Бәләбәй Мәдәният сарае сәхнәсендә, шул вакытта “Нур” театрының бер төркем актерлары спектакль белән чыгыш ясады. Алар күренекле драматург Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Көлмәгез, мин үләм” спектаклен күрсәтте.

Чын профессиональ актерлар уенын карап, күпме ләззәт, рухи байлык, канәгатьләнү тойгысы алды залны тутырып килгән тамашачы. Ул хәрәкәтләре, килеш-килбәтләре дисеңме, һәр образны үзләренчә генә ачып салулары... Уч төпләре кабарып чыкканчы алкышладык үзләрен. Көлүен көлсәк тә, әсәрнең мөһим, көнүзәк проблемалар турында уйланырга чакыруы кыйммәт. Адәм баласы, син кайчан үләсеңне белмисең, белә дә алмыйсың, шуңа күрә бүген яшә, матур яшә, гаиләңнең, мәхәб­бәтеңнең, дуслыкның, әхлакый кыйммәтләрнең кадерен бел! Көлдерә торган һәр реплика, җөмлә, һәр күренеш артында менә нинди зур мәгънә ята.
Әсәрне сәхнәгә искиткеч оста куйган режиссер Азат Җиһаншинга, һәркайсының уйнавы чиксез соклануга лаек актерларга, Бәләбәй татар дөньясына күңел бәйрәме оештыручыларның барчасына да (һәм театр хезмәткәрләренә, һәм Бәләбәй татар җәмәгатьчелегенә) барлык бәләбәйлеләр исеменнән чиксез рәхмәт! Уйнады дип әйтү дә аз, сәхнәдә яшәде алар – тәүге минутлардан ук бөтен залны әсир иткән актерлар.
Бәләбәйлеләр театрны бик ярата, әмма мондый очрашулар еш булмый. Кызганыч, күңел чын театр сәнгатенә сусап яши. Әлбәттә, актерларга башка җиргә чыгып уйнавы җиңел түгелдер, әмма шулай да очрашулар ешрак булсын иде. Театр бит – тормыш көзгесе, әхлаксызлык шашкан бүгенге көндә аның роле бәһаләп бетергесез зур. Күңелләрне, яшәвебезне нурлаган “Нур” театры коллективына, беренче чиратта, әлеге әсәрне тамашачыга җиткерү өчен барлык тырышлыгын салган актерларга, авторга, режиссерга рәхмәт һәм изге теләкләр. Нурлы “Нур”, кичә яшәдең, бүген яшисең, киләчәктә дә яшә!

Зәйфә Салихова.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас