+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Какшамас рух" концертына килегез!

Салават Юлаевның туган көненә багышланган "Какшамас рух" концерты 16 июньдә 19:00 сәгатьтә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узачак.

"Какшамас рух" концертына килегез!"Какшамас рух" концертына килегез!
"Какшамас рух" концертына килегез!


Салават Юлаев - башкорт милли герое, башкорт халкының хокуклары өчен көрәшүче, рух ныклыгы символына әверелде. Әмма ул үзен сугышчан батырлыклары белән генә түгел, шагыйрь-импровизатор буларак та танытты. Ул туган телендә шигырьләр яза, Ватанга, Урал киңлекләренә, башкорт халкына, аның борынгы гореф-гадәтләренә һәм ата-бабаларына дан җырлый.
Салават Юлаев поэзиясе - революциягә кадәр башкорт әдәбиятының сирәк күренешләреннән берсе. Аның шәхесе башкорт һәм урыс халык иҗатында, урыс, башкорт, татар, казакъ, чуаш, мари язучылары әсәрләрендә, башкорт милли операсында, драматургиясендә, рәсем сәнгатендә һәм скульптурасында мәңгеләштерелгән.
Концертта Салават Юлаев тормышы һәм иҗатына багышланган иншалар яңгыраячак. «Салават Юлаев» кинофильмыннан Арам Хачатурян музыкасы, композитор һәм дирижер Ринат Камалов тарафыннан тергезелгән һәм сюитага тупланган «Салават Юлаев» операсыннан өзекләр һәм башкорт композиторларының башка әсәрләре башкарылачак. Концертта симфоник оркестр һәм театрның опера труппасы солистлары катнашачак.

Фото: bashopera.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас