Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында “Каләмнәр туганлыгы” сериясендә Рәсүл Сәгыйтевның “Көләч сулар” китабы дөнья күрде. Әлеге басмада авторның хикәяләре һәм жанрын үзе “хикмәтле хикәя” дип билгеләгән әсәр-ләре бирелә.
Русиянең атказанган мәдәният, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Башкортстан Хөкүмәтенең Ш. Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты белән шушы уңайдан әңгәмә кордык.
– Рәсүл Хәсәнович, Сезне яңа иҗат җимешегез белән котлыйбыз!
– Рәхмәт! Бу – ундүртенче китабым, һәм аның нәкъ татар телендә чыгуына мин бик шат. Әлегә кадәр башкорт, урыс һәм инглиз телләрендә басылган китапларым бар иде. Ике тугандаш республиканың “Каләмнәр туганлыгы” дигән уртак проекты 1994 елда булдырылган һәм ул уңышлы эшли. Бу бик фәһемле дә, чөнки тугандаш халыклар үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәргә тиеш. Тагын шуны да әйтер идем: шушындый проектлар башка республикалар белән дә эшләнсә, тагын да яхшырак булыр иде.
– Сез – радиожурналист. Бу һөнәр бик күп белем, көч, вакыт, эчке ныклык таләп итә. Өстәвенә, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барасыз. Шулай ук, Сез – язучы һәм тәрҗемәче буларак, сүзнең генә түгел, һәр хәрефнең, өннең кадерен, асылын, көчен белеп эш итүче кешеләрнең берсе. Барысына да ничек җитешәсез?
– Бу сорауны миңа еш бирәләр. Яраткан шөгылең өчен ял минутлары, бәйрәм көннәре һәм тәүлекнең төнге сәгатьләре бар. Минемчә, яратып башкарган эшкә һәрвакыт вакыт табып була, бары тик күңелеңне салып хезмәт итәргә кирәк. Иң мөһиме – теләк булу. Мин туган фикерләремне, этюдларны тиз арада язып куярга тырышам. Мәсәлән, юлда, руль артында барганда мондый мизгелләр еш була. Светофорның кызыл уты янганын көтеп алам да, янымда гына яткан блокнот белән ручкама үреләм. Күпләр светофорның яшел уты янганны көтеп алса, минем очракта ул киресенчә булып чыга. Шуңа күрә дә “дошманнарым”ның берсе – светофорның яшел төсе.
Минемчә, фикерләр күк капусы ачылган вакытта килә. Аларны вакытында тотып, язып куярга өлгерергә генә кирәк. Бу эш нәкъ тиешле мизгелдә эшләнмәсә, аларны инде кабат тотып булмый. Шул ук фикер башка вакытта язылып куелса, аның инде мичтән чыккан “эсселеге” булмый, яки ул бөтенләй үзгәрә. Менә шушы язып куйган фикерләрем нинди дә булса вакыйга агышына туры килә, чылбырларның дүңгәләкләре тоташа, ул авырая һәм, нәтиҗәдә, иҗат җимеше туа. Әсәрләремне кат-кат үзгәртергә мөмкинмен. Шулай да артык шомартырга да яратмыйм, чөнки табигыйлек юкка чыгарга мөмкин. Мин йөрәгем белән язам, шуңа күрә дә фикерлә-ремнең укучыма барып җитүе бик мөһим.
– Күпчелек уй-фикерләрегезне светофорның кызыл уты янганда язып куярга туры килә, дисез. Димәк, Сез, эш өстәле артына гына утырып иҗат итмичә, бик еш кына дөнья мәшәкатьләре белән дә мәшгульсез?
– Иҗатчы булсам да, тәү чиратта, мин – гаилә башлыгы, балаларымның әтисе. Әлбәттә, гел генә иҗат белән шөгыльләнеп булмый. Кызганычка каршы, иҗатка вакыт бик аз кала. Гомумән, дөнья көтүдә мин кайбер мәсьә-ләләрдә перфекционистмын, ягъни үз-үземә үтә дә таләпчән, һәр эшем яхшы сыйфатлы булырга тиеш.
– Сезне күбрәк публицист һәм прозаик итеп беләбез. Ә күңелегездә шигырь юллары туганы бармы?
– Дөресен генә әйткәндә, берничә шигырем бар. Тик мин үземне шагыйрь дип әйтә алмыйм. Шулай да, радиожурналист буларак, мин көн дә ритм, рифма белән эш итәм. Радиода эшләү – ул бик тә катлаулы һәм кызыклы. Орфоэпия – минем өчен ул бөтенләй башка дөнья. Һәр сүз тибеп торган йөрәге белән күз алдыма килә. Минемчә, һәр хәреф, өн, сүз җанлы, һәм алар ниндидер бер көчкә дә ия. Телнең, сүзнең олы хикмәткә ия икәнен ата-бабаларыбыз да бик яхшы белгән. Боларны алар мәкальләр аша җиткергән. Мин үзем радиотапшыруларымда халык әйткән мәкальнең берәр сүзен генә үзгәртеп әйтәм һәм ул бө-тенләй башка мәгънәгә ия була да куя. Шулай итеп, мин әңгәмәдәшемне һәм тапшыруны тыңлаучыларны сөйләшүгә җәлеп итәм. Минемчә, бу кызыклы килеп чыга.
– Радиотапшыруларга темаларны үзегез сайлыйсызмы?
– Әйе. Радиожурналист халыкка, радиотыңлаучыларга нәрсә кирәклеген белеп, тоеп эш итәргә тиеш. Моның өчен без республикадагы иҗтимагый-сәяси хәл-вакыйгаларны күзәтеп барабыз. Шуңа күрә бүген халыкка нинди тема буенча ачыклык кертергә кирәклеген белеп эшләргә тырышабыз.
Әлбәттә, тапшыруның уңышлы килеп чыгуы күп факторларга бәйле. Беренчедән, әңгәмәдәш телне камил бе-лергә тиеш. Кызганыч, соңгы елларда бу инде проблемага әйләнеп бара. Шулай ук, кайбер кеше телне дә, теманы да тирәнтен белә, тик аның сөйли белү дәрәҗәсе югары булмый. Сөйләм җөмләсен төзү – ул зур сәләт. Мин теманы агач белән чагыштырам. Аның кәүсәсе тема була. Ботаклары – спикер өчен эфирда яңгыраячак сораулар, башкаларның фикерләре булса, чыбыклары инде – спикерның җаваплары. Чакырылган эфир кунагына менә шушы агачтан ерак китмәскә кушам, чөнки бер өемгә күп нәрсәне өйсәң, ул сөйләшү “сүз боткасына” әйләнеп, азактан нәрсә турында сүз барганны да онытырга, яки аңламаска мөмкинсең. Минем өчен эфирда яңгыраган тәүге сүзем бик мөһим. Монда мин алда әйтеп узган, үзгәртелгән берәр мәкаль кулланам. Ярты сәгать барган тапшыруның уртасына барып җиткәч, тагын берәр кызыклы фикер әйтергә кирәк. Ә инде тапшыруның азагына барып җиткәч, сөйләшүне тыңлаучының исендә калдырырлык һәм йөрәгенә үтеп керерлек итеп гади генә сүзләр, яки берәр әйтем белән тәмамларга һәм нәтиҗә ясарга кирәк. Гомумән, синең күпме генә тәҗрибәң булса да, эфирга һәрвакыт әзерләнеп чыгарга тиешсең. Моны мин тыңлаучыңны хөрмәт итү дип кабул итәм.
– Рәсүл Хәсәнович, Сезнең күңелгә радиожурналистика ныграк якынмы, әллә иҗат эшеме? Бәлки, ниндидер урталыкны табасыздыр?
– Авыр сорау бирдегез... Мөгаен, алар бер-берсен тулыландырып һәм бер-берсенә ярдәм итеп торадыр.
Шулай да зыяны да бардыр, чөнки журналистиканың “коры теле”ннән соң әдәби телгә кереп китү авыррак та булып куя.
– Әлегә дөнья күргән китапларыгыз арасында күңелегезгә иң якыны һәм кадерлесе бармы?
– Әйе, бар. Ул – “Имин-аман торыгыз” дигән китабым. Беренчедән, ул әлегә иң калыны, икенчедән, “Китап” нәшриятында чыкты. Әйтергә кирәк, мин китапларымны үзнәшер юлы белән дә чыгарам. Чөнки чират көтеп торсаң, фикерем кача, дип әйткән кебек, китаплар да “качып” китәргә мөмкин. Шулай ук, китапның мәгънәсе дә үзгәрә. “Имин-аман торыгыз” китабым аталышы белән дә кадерле, чөнки шушы сүзләр белән мин тапшыруларымны тәмамлый идем. Соңгы вакытларда мин аны “Имин-аман торыйк” дип үзгәртеп әйтә башладым. Болай әйткәндә мин инде тыңлаучыларга да, якыннарыма һәм үземә дә шул теләктә калам һәм җылырак ишетелә дип кабул итәм. Мин аны үземнең илле яшем тулгач үзгәрттем.
Әйткәндәй, шушы китабым халыкка да бик ошады. Аны соратып алучылар арасында хаҗ кылырга баручылар да булды. Минемчә, моның сәбәпләренең берсе китапның аталышы белән бәйле. Ерак юлга чыкканда да без бер-беребезгә, исән-имин торыгыз, дип әй-теп китәбез бит.
– Рәсүл Хәсәнович, Сезне орфоэпия кызыксындырганын беләбез. Шушы өлкәдә фәнни эшкә тотыну теләге юкмы?
– Орфоэпия белән күптән кызыксынам. Ул – мавыктыргыч һәм үтә дә кызыклы фән. Бик күп материалларым да тупланган. Гомерем һәм сәламәтлегем булса, бәлки, кандидатлык диссертациясе дә язылыр һәм якланыр.
– Кайсы әсәрегездән соң “Мин – язучы” дигән уйга ныклап ышандыгыз?
– Үземне “Мин – язучы” дип әйтә алмыйм һәм зур язучылар сафына кертә алырга иртәрәк дип уйлыйм. Тәү чиратта, мин – хәбәрче, ягъни журналист.
– Шулай да Рәсүл Сәгыйтевның роман язачагына ышанасы килә...
– Дөресен генә әйткәндә, яза башлаган романым бар. Мөгаен, ул үз вакытын көтәдер. Ходай кушмаса, агачның яфрагы да селкенми бит.
– Сезнең хикәяләрегездә нечкә юмор хисе дә сизелә. Тормышта да юморны үз итәсезме?
– Минемчә, халәтемдә кычкырып торган юмор хисе юк. Безнең халык җор сүзле. Менә шуннан үрнәк алам.
– Сезнең өчен ирлек сыйфаты нәрсә ул?
– Кешедәге бу сыйфатны мин хөрмәт итәм. Ни өчен шулай дип әйтәм, чөнки ирлек сыйфаты хатын-кызда да булырга мөмкин. Мәсәлән, көчле характерлы, үз иңнәрендә җаваплылык күтәрә алган, ирләрчә уй-фикер йөртүче гүзәл затларыбыз да бар. Ә инде ир-егет өчен ир эше – ул ил эше. Әйе, бу дөньяга һәркем үз вазыйфасы белән килә. Әлбәттә, алар төрле кешенеке төрлечә. Нинди генә өлкәдә хезмәт куйсаң да, шул өлкәне баетып, үз өлешеңне кертергә тиеш-сең, минемчә. Хак Тәгалә миңа язу сәләте биргән икән, димәк, каләмем, әйтер сүзем белән соңгы көнемә кадәр халкыма хезмәт итәргә тиешмен. Әлегә кадәр мин үз алдыма куйган максатларымны үтәп килергә тырышам. Менә татар телендә чыккан бу китабым да – халкыма хезмәт итүемнең бер өлеше. Әйтергә кирәк, китапларымның күбесе журналистикага багышланган. Ни дисәң дә, минем бу тормыштагы төп миссияләремнең берсе – журналист булуым, дип уйлыйм. Шушы өлкәдәге тәҗрибәмне ак кәгазьгә төшереп барырга тырышам.
– Гаделлеккә карашыгыз?
– Гаделлекне яратуым үземә зыян да китергәне бар. Гаделсезлекне авыр кичерәм. Тамчы гына да дөрес булмаган хәбәрне мин әйтмәскә тырышам. Ә инде ниндидер сәбәпләр белән әйтергә туры килгән очракта, аны “шулай булырга мөмкин”, дип йомшартып әйтәм. Характерымда журналистның кыюлыгы бар, ә тормышта мин усал түгелмен.
– Тормышта яшәү принцибыгыз нинди?
– Намуслылыкны саклап, һәрвакыт Кеше булып калырга.
Әңгәмә тәмам. Әлбәттә, сәләтле, тырыш, үз эшен, һөнәрен яратып башкаручы һәм яшәүче киңкырлы шәхес турында бер мәкаләдә генә язып бетерү мөмкин түгел. Мин моны максат итеп тә куймадым. Шулай да гәзит укучыларыбыз үзләре яратып тыңлаган радиожурналист белән гәзит битләре аша берникадәр таныша алды, дип уйлыйм. Ә инде Рәсүл Сәгыйтевка ягымлы, үзенчәлекле матур тембрлы тавышы белән радио тыңлаучыларны озак еллар шатландырырга, иҗатын яратучыларны яңа иҗат җимешләре белән сөендерергә язсын!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.