

Алар арасында Максуд Сөндекле, Роберт Миңнуллин, Кадим Аралбай, Муса Сираҗи, Рәшит Фазлыев һәм башкаларны әйтеп була. Газим Шәфыйковның “Небо Мусы” исемле поэмасы да Геройга атап язылган. Бүген дә легендар очучыга багышлап шигырьләр иҗат ителә. Авторлар арасында мәктәп укучыларыннан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр иҗатчылар булуы сөендерә, чөнки ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә буыннар чылбырының өзелмәве мөһим. Бүген гәзит укучыларыбызга редакциягә килгән шигырьләрнең берничәсен тәкъдим итәбез.
Кеше очар өчен туа!
Күренекле кешеләргә
Бай минем газиз халкым.
Алар турында сөйләргә
Бар минем тулы хакым.
Данлы Муса Гәрәевка
Йөз яшь тула да икән.
Аларның батырлыкларын
Күпләр хәтерли микән?
Канлы сугыш елларында
Ташландың дошманга син.
Барлык яшәү рәвешең дә
Зур батырлыкларга тиң.
Геройга да тула йөз яшь –
Һич ышанасы килми.
Синең әйткән сүзкәйләрең
Һич башыбыздан китми.
“Адәм очарга туган бит –
Җир шары, галәм бик киң.
Кояш балкышы язмышы
Булсын һәркемгә”, – дидең.
“Дускаем, елмаеп яшә,
Күңелең нурлар уйнатсын.
Сезгә бәхет юлдаш булсын,
Авырлык һич булмасын.
Сугышта күргән михнәтләр
Сезгә якын килмәсен”, –
Дип телисең, шат елмаеп,
Күктән карап киләсең.
Күкрәгеңдәге йолдызлар
Юл күрсәтеп баралар.
Караңгыда яктыртасың,
Адашмаска балалар.
Син өйрәттең безне һәрчак
Гүзәллекне тоярга.
Күкләргә очып менәргә,
Илебезне сөяргә.
Күпне күрдең, күпне белдең,
Ни генә дисәләр дә,
“Йолдыз чире” кагылмады,
Күкләргә чөйсәләр дә.
Гомерең синең мәңгелек,
Балкый күңелебездә.
Азатлык алып килдең бит
Илебез, күгебезгә.
Муса – безнең зур горурлык,
Берәү башкорт илендә.
Даның арта гына бара
Изге туган җиреңдә.
Фәйләс МУЛЛАГАЛИЕВ.
Кушнаренко районы.
Гади бөеклек
Гади генә авыл баласы син,
Гадилегең чыккан йөзеңә.
Күкрәгеңдә янган ике йолдыз
Килешеп тә тора үзеңә.
Гади авыл баласыннан үзең
Герой булып күккә үрләдең.
Дошман явы илгә килгәндә
Һич кенә дә курку белмәдең.
Утлар чәчеп дошман өстенә,
Балкыдың син Ватан күгендә.
Синең даның йолдыз булып
Яна бүген туган җиреңдә.
Бирешмичә еллар сынавына
Кеше булып кала белгәнсең.
Илешеңнең батыр улы булып,
Йөрәкләргә мәңге кергәнсең.
Камилә ХӘСӘНОВА.
Илеш районының
Ишкар урта мәктәбе
укучысы.
Илешем горурлыгы
Муса, диләр, кем ул Муса?
Гади авыл малае.
Иләкшидедә туган ул,
Ул бит Илеш малае!
Ташчишмәнең көмеш суын эчеп
Үскән авыл егете.
Шуңа микән курку белмәс
Безнең Илеш егете!
Аяз көндә дошман килгәч,
Болыт каплагач күкне.
Дошманнарны юк итәргә
Зәңгәр күкләргә очты.
Безнең батыр егетебез
Курыкмады үлемнән.
Ватанымны саклап калды
Явыз дошман кулыннан.
Уйладымы үсмер чакта
Самолетта очасын?
Дошманнарны тар-мар итеп,
Җиңү белән кайтасын.
Үзе матур, үзе батыр,
Шат елмая күзләре.
Ике Кызыл Йолдыз тагын,
Балкыттылар йөзләрен.
Илемнең горурлыгы син,
Балкыйсың йолдыз булып.
Син яшәрсең йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс җыр булып!
Эльмира НАСРЕТДИНОВА.
Илеш районы,
Иштерәк авылы.
Синең кебек
булырбыз!
Бәләкәйдән летчик булам,
Дип үсәләр малайлар.
Нык тырышсаң, булырсың, дип
Дәрт өстиләр абыйлар.
Районымның гына түгел,
Бөтен илнең батыры!
Батырларның арасында
Мусабыз – иң асылы!
Карчыгадай җитез булып,
Дошманнарны кыйраттың.
Ике тапкыр Герой булып
Туган илеңә кайттың.
Муса батыр, синең кебек
Без дә кыю булырбыз.
Кирәк булса, Туган илне
Дошманнардан сакларбыз!
Айдар ӘКРАМОВ,
Югары Яркәйнең Т. Рахманов исемендәге мәктәбенең
5нче сыйныф укучысы.
Урал бөркете
Башкортстан!
Таулы, кыялы.
Очучы булу –
Егет хыялы.
Муса Гәрәев –
Авыл егете.
Куркуны белмәс
Урал бөркете.
Егерме яшьтә
Сугышка китә.
Сталинградта ул
Чыныгу үтә.
“ИЛ” самолеты –
Иң якын дусты.
Дошманга каршы
Күпме ут ачты?!
Хәрби очышы –
Ике йөз илле.
Азат итте ул
Бихисап илне.
Күкрәген бизи
Орден-медале.
Икешәр тапкыр
Совет Герое.
Сугыш башында
Ул сержант иде.
Майор чинында
Парадка килде.
Гөр килеп тора
Мәскәү каласы.
Кызыл мәйданда –
Башкорт баласы!..
Батырлар үлмәс,
Тарихта калыр.
Яшь буын өчен
Ул маяк булыр.
Дәһшәтле сугыш
Кабатланмасын.
Тыныч күк йөзен
Нурлап таң атсын.
Клара СӘФӘРОВА.
Дүртөйле шәһәре.
Муса кебек
яшьнәргә
Якташыбыз Муса Гәрәй –
Дан яулаган очучы.
Көнен-төнен ял белмичә,
Җиңүгә юл ачучы.
Язмыш аны әзерләгән,
Зәңгәр күктә йөзәргә.
Чыныктырган, акыл биргән,
Авыр чакта түзәргә.
Сынау килеп баскач,
Алгы сафны сайлаган.
Кызу сугыш күгендә ул,
Курку белми кайнаган.
Сугышчан очышлар ясау,
Хәтәр белән үрелгән
Чөнки дошман төбәп аткан,
Барлык корал төреннән.
Бирелгән һәр боерыкны,
Уңышлы үтәп кайткан.
Бик куркыныч вакытларда
Дөрес юлны тиз тапкан.
Илгә булган мәхәббәте,
Рухи көчен ныгыткан.
Кыюлыгы, осталыгы
Бөркет итеп таныткан.
Безгә үрнәк булып тора
Башкарылган һәр эше.
Нур балкыткан шәхес бит ул,
Изгеләргә тиң кеше.
Саннар белән әйтеп булмый
Ул күрсәткән хезмәтне.
Ике Алтын Йолдыз сөйли
Аңа булган хөрмәтне.
Горурлык ул безнең өчен,
Сүнмәс үрнәк яшьләргә.
Әзер торыйк, кирәк чакта
Муса кебек яшьнәргә.
Радик ЗЫЯЗОВ.
Илеш районы
Югары Яркәй авылы.
Канатлы батыр
Дошман басып кергәч илгә
Алыр өчен безнең җирне,
Ир-егетләр каршы баскан
Сакларга дип газиз җирне.
Ирмен дигән ирләр барда
Имин кала ил, язмышлар.
Күп батырлар ятып калган,
Җанга салып зур сагышлар.
Муса ага бу сугышта
Хәрби очышлар ясаган.
Ике тапкыр батыр булып,
Илне сөюен аклаган.
Якташыбыз Илеш җирен
Бөтен Русиягә таныткан.
Каһарман улларын данлап,
Җиңү таңы сызылып аткан.
Һич кирәкми безгә сугыш,
Дөньялар булсын тыныч.
Якты тормыш яклаучыны
Олылау – безнең бурыч.
Гүзәл ГАБДЕЛХАКОВА.
Илеш районының
Югары Яркәй 4нче мәктәбе укучысы.
Лаек ул бөек данга!
Муса абый – якташыбыз
Дошманнарны кыйраткан,
Куркуны ул белмәгән дә,
Туган илен яраткан.
Ул Илештә туып үскән –
Корыч канатлы бөркет,
Йөрәктән-йөрәккә күчкән,
Тарихка калган кереп.
Ике тапкыр герой булган
Батырлыклары өчен.
Яу кырында кыю торган
Кызганмаган бар көчен.
Гомер буе үрнәк алам,
Сокланам якташыма,
Җиңү көне, чәчәк салам
Һәйкәлнең ак ташына.
Урал бөркете кебек,
Очкан ул очкычларда,
Дошманнар аны күреп
Курыкмагандыр юкка.
Берсенә дә юл куймаган,
Дошманны тар-мар иткән,
Җиңү турында уйлаган,
Берлинга барып җиткән.
Рәлиф ШӘГАЛИ.
Илеш районы,
Югары Яркәй авылы.
Бу исемне җырга
салырлык
Сорау туа:
“Кеше батырлыгын
Нинди үлчәү белән үлчәргә?
Әйтәме ул йөрәк кыюлыгын,
Бәйлеме ул кылган эшләргә?”
Батырлык та була
төрле яклы,
Кайберенә җитә кыюлык.
Андыйны да без данларга
хаклы,
Батырлык ул –
һәрчак горурлык.
Ләкин очучыга сугышканда
Җиңү өчен тик кыюлык аз.
Курку белми оча бит
дошман да,
Күп сыйфатка ия булу хас.
Менә нәрсә бирә
өстенлекләр –
Дошманыңны алдан күрүең,
Хәйләкәрлек, акыл
һәм җитезлек,
Лачын кебек оча белүең.
Ә һавада очу, кошлар кебек,
Бирелмидер җирдә һәркемгә.
Балачактан кирәк
әзерлекләр –
Таза булу, үрләү белемгә.
Җиңү өчен көчле рух та кирәк,
Сындырырлык явыз
дошманны.
Үз халкыңны сөю һәм зур
теләк –
Азатлыкта күрү Ватанны.
Бу сыйфатлар
Муса Гәрәевта –
Нәселеннән, туган җиреннән.
Үсмер чактан чыныккан
ул эштә,
Тырышлык та аңа бирелгән.
Таш-Чишмәнең суын эчеп үскән,
Илеш районында бер авыл.
Тора-бара Уфага күченгән,
Очу эшен үзләштергән ул.
Күк, биеклек аны
мавыктырган,
Яшьли омтылган ул очарга.
Кошлар кебек
ул да хыялланган
Гүзәл җирне өстән кочарга.
Явыз дошман,
канлы сугыш башлап,
Тар-мар иткән кеше хыялын.
Миллион кеше,
тыныч эшен ташлап,
Шул сугышта
калдырган җанын.
Осталыгы камиллеккә җиткән,
Ходай саклап калган Мусаны.
Кыю лачын сугыш юлын үткән,
Җирдә, күктә кырган
дошманны.
Зур ышаныч эшнең
хаклыгына –
Ул яклаган туган Ватанын,
Көчле нәфрәт кансыз
дошманына
Рухландырган Мусаның җанын.
Ничә тапкыр үлем күзенә дә
Сугыш барышында караган.
Яхшы холкы чыккан йөзенә дә,
Кешелекле җан булып калган.
Җиңү көнен Муса каршылаган
Һөҗүмченең өне-җирендә.
Батырлыгын зур җиңүгә
салган,
Дан яулаган туган илендә.
Ике тапкыр Герой исеменә
Лаек күрсәтелгән батырлык.
Мәңге яшәр халык күңелендә,
Бу исемне җырга салырлык.
Фәнис РӘХМӘТУЛЛИН.
Дүртөйле шәһәре.
Таш-Чишмә улына
Дошман көчлерәк…
Илне якларга
Һич курку белмәс
егетләр кирәк.
Яшь буын белсен: яуда җиңәргә
Дошманга нәфрәт,
рух булды терәк.
Таш-Чишмә улы, очучы Муса,
Ил күген саклап, ул сафка баса.
Уктай атылып,
хас лачын күктә,
Дошман очкычын
җиргә беркетә.
Туган ил өчен, туган җир өчен
Каһарман баса көрәш юлына.
Онытмый Ватан,
гасырлар аша
Дан җырлый илдә бөек улына.
Гүзәл Уфаның Җиңү паркында
Батыр егетнең
таш сыны тора.
Һәйкәлдә Муса өндәгән төсле
Уяу булырга яңа яу туса!
Мидхәт ӘБДЕЛМӘНОВ.
Күңелдән һич
җуелмас
“Батыр туса – ил бәхете”,
Дигән акыллы затлар,
Илнең терәге булдылар
Мусадай каһарманнар.
Дошманны кыйратып, Муса
Ил намусын яклады.
Ут эчендә ике тапкыр
Герой исемен яулады.
Сугышта ул – батыр лачын,
Хезмәттә – олы шәхес,
Эшсөярлек, таләпчәнлек,
Җаваплылык аңа хас.
Депутат чакларында да
Кайнады, сынатмады.
Гади, эшчән халык өчен
Гаделлекне яклады.
Илен, халкын нык аяган
Батырлар онытылмас.
Бөркет канатлы Мусабыз
Күңелдән һич җуелмас!
Фәнә МИНһАҖЕВА.
Илеш районы,
Югары Яркәй авылы.