+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Милли батыр рухы халык күңелендә яши

Башкортстанда Салават Юлаев көннәре уза.

Милли батыр рухы халык күңелендә яшиМилли батыр рухы халык күңелендә яши
Милли батыр рухы халык күңелендә яши

Башкорт халкының милли батыры, шагыйрь-импровизатор, 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышы җитәкчеләренең берсе 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы Уфа провинциясе Шайтан-Көзәй волосте (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Тәкәй авылында туган.

Көчле, курку белмәс 14 яшьлек үсмернең аю белән көрәшеп, гади пычак ярдәмендә генә аны җиңеп чыга алуын риваятьләр һәм халык җырлары бәян итә. Ул яшьтәшләре арасында һәрвакыт әйдәүче була. Тартып алынган көзәй ыруы җирендә урнашкан Сим заводын беренче тапкыр яшьтәшләре белән яшүсмер чагында туздыра һәм яндыра. Салават Коръәнне һәм Шәригать кануннарын да яхшы белә, чәчән Баек Айдар белән очрашкан. Батыр җырчы-чәчән һәм курайчы да булган.
1771-73 елларда әтисе Юлай Азналин Польша конфедератларына каршы сугышта катнаша һәм күрсәткән батырлыклары өчен кече хәрби әләм белән бүләкләнә. Әтисе хәрби походларда булган чакта старшина вазыйфасын Салават үзе башкара.
1773 елның 17 сентябрендә Ырынбур губернасында Емельян Пугачев җитәкчелегендә Крестьяннар сугышы башлана. Бу баш күтәрүне, “Петр III” исемен кулланып, казак атаманы Емельян Пугачев җитәкли. 1773 елның 10 ноябрендә аларга Салават Юлаев җитәкчелегендә башкорт яугирләре килеп кушыла.
Баш күтәрүчеләрнең төп гаскәре кыйратылып, Емельян Пугачёв кулга алынганнан соң да Салават Юлаев көрәшне дәвам итә. Хөкүмәт гаскәрләре командующие П. И. Панин башкортлардан корал ташларга, Салаватны һәм аның әтисе Юлайны тотып бирүне таләп итә. Ә яшерен комиссия башлыгы генерал П. С. Потёмкин Салават Юлаевның үзенә мөрәҗәгать итә: “Покайся, познай вину свою и приди с повиновением”.
Даими хәрби әзерлек үткән гаскәрләргә каршы көрәш алып бару җиңел булмый. Төгәл 1 ел 15 көн дәвам иткән сугыш юлында Салават Юлаев 28 хәрби алышта катнаша. 20 ноябрьдә Катав-Ивановск заводы янында батырның отряды соңгы тапкыр хөкүмәт гаскәрләре белән алыша.
1775 елның 2 ноябрендә Салават Юлаев, әтисе Юлай Азналин белән бергә, Балтыйк портына мәңгелек сөргенгә җибәрелә. Юллары Уфада башлана һәм, Минзәлә – Казан – Түбән Новгород – Мәскәү – Тверь – Бөек Новгород – Ревель аша үтеп, Балтыйк портында тәмамлана.
Салават Юлаев 1800 елның 8 октябрендә (искечә 26 сентябрьгә туры килә) сөргендә Балтыйк диңгезе буендагы Рогервик крепостенда (хәзерге Эстониянең Палдиски шәһәре) вафат була.
Салават Юлаев – башкорт халкының милли герое, Башкортстанның символы булып тора. Аның исемен район, шәһәр, урамнар, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре йөртә, музейлары эшли. Батыр хөрмәтенә һәйкәлләр куелган. Уфа шәһәрендәге һәйкәле сурәте Башкортстанның гербында да үзәк урынны алып тора.
Башкорт халкының милли героена багышлап җырлар, опералар, балет иҗат ителгән.
Салават Юлаев ордены, әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә иң яхшы әсәрләр өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе 1967 елдан бирелә.




Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас