TMTV премиясен тапшыру тантанасы беренче тапкыр Уфада узды. Җырчылар барысы да кызыл келәмнән үтте. Анда Гөлназ Асаева белән Вилдан әти-әни булуның ничек икәнлеге белән уртаклаштылар.
«Сез бүгенге көндә нәрсә генә эшләмисез. Сезнең бизнесыгыз да бар, җырлыйсыз да, яшь әни, яшь әти. Иң яраткан роль кайсы?» – дигән сорауга, Вилдан: «Иң яраткан роль – ул әти булу. Тормышым да, әлбәттә, үзгәрде. Бераз җитдиләндем», – диде.
Гөлназ Асаева да иренең үзгәрүен раслый. «Бик үзгәрде. Мин аның шулкадәр кызын яратып, аның кадәр яхшы әти булыр дип бер дә уйламаган идем. Ике ятып, бер төшемә дә кермәгән иде», – диде җырчы.
«Аеруча шул рольне яратам, дип аерып әйтә алмыйм. Бөтенесе дә әйбәт һәм яратып башкарырга тырышам», – диде Гөлназ үзе. Бу хакта "Интертат" язган.
Фото: интертат