+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Мин - ирекле артист!"

Җырчы Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән. Филүс, Ришатлар белән булган тавыш тынып кына беткән иде...

"Мин - ирекле артист!""Мин - ирекле артист!"
"Мин - ирекле артист!"

«Мин хәзер сөйләргә җыенган мәгълүматны күпләр ишетте бугай. Ләкин мин аны рәсми рәвештә игълан итәргә тиешмен, чөнки минем өчен бу бик зур вакыйга, - дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. - Контракт нигезендә 7 ел эшләгәннән соң мин Ваһапов лейблыннан киттем. Киттем, дип әйтү дә дөрес түгел, мин анда хәзер юк, мин хәзер ирекле артист һәм, урысча әйткәндә, «сам себя представляю».

Ваһапов фонды белән контрактны без, Аллаһка шөкер, беренче көннән алып, соңгы көненә кадәр эшләп чыктык. Рифат Әхмәтович белән дә, фонд белән дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә калдык һәм алдагы көннәрдә дә шулай булыр дип ышанып калам.

Бу, бер яктан, бик шатлыклы вакыйга, чөнки 7 ел элек куйган максатларның барысына да ирештек, дип саныйм. Икенче яктан, күңелсез, чөнки 7 ел - ул аз вакыт түгел. Мин әлеге елларны шушы Ваһапов фондында үткәрдем, анда үстем. Моның өчен Рифат Әхмәтовичка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Мине, беркем дә белмәгән егетне күреп, үз канаты астына алып, зур сәхнәләргә чыгарды. Ул миңа 7 ел элек «эстрадага чыгарам, йолдыз, артист ясыйм», дип вәгъдә биргән иде – сүзендә торды. Ул - үз эшенең чын остасы.

Эстрада гына түгел әле, биредә мин үземнең мәхәббәтемне табып, гаилә дә корып җибәрдем. Рифат Әхмәтович мине мәдәният институтына, Венера Ганиева классына укырга кертте. Венера Ганиевага да зур рәхмәт, минем иҗатымда ул бик зур роль уйный. Барлык Ваһапов фондында эшләүче коллективка да рәхмәт сүзләремне җиткерәм, чөнки Азат Абитов проекты өчен алар һәммәсе бик күп көчләрен куйды.

Мин фондтан киттем дә концертларда башкача күренмәячәкмен, дигән сүз түгел. Аллаһ боерса, әле зур проектлар булыр, аларда күрешербез, җырларбыз, эшләрбез.

Шушы 7 ел минем өчен бик зур тормыш мәктәбе булды, чөнки мин бик күп нәрсәләргә өйрәндем, ишеттем, белдем, аңладым, бик күп шәхесләр белән аралаштым. Русиянең иң зур залларында, чит илләрдә чыгышлар ясадым. Мин боларны беркайчан да онытмаячакмын.

Иҗатка килгәндә, бу вакыйга - минем иҗатымдагы борылыш чоры. Бу миңа бик күп мотивация бирә. Мин иҗат итәргә ашкынып торам. Яңа җырлар әзерли башладым, сез аларны тиздән ишетерсез. Яңа клиплар, яңа образлардагы чыгышларымны да күрерсез. Әлбәттә, бу җаваплы чорда миңа сезнең терәк булуыгыз бик кирәк.

Әлеге 7 ел эчендә сезнең, гаиләмнең ярдәменнән башка мин бернигә дә ирешә алмаган булыр идем. Алга таба да бергә булырбыз дип ышанып калам. Мин моңа шикләнмим, чөнки минем тамашачыларым - иң яхшылары».

Рәхмәт әйтеп китү - егетләрчә булган!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас