Стәрлебаш — үзенең күренекле мәдрәсәләре белән дан тоткан төбәк. Монда ике гасыр дәвамында ел саен Башкортстаннан гына түгел, кыргыз, казах далаларыннан һәм Ырынбур өлкәсеннән йөзләгән шәкерт белем алган. Мәдрәсә каршындагы китапханәнең бай китап фонды була, Уфада, Казанда, Ырынбурда нәшер ителгән гәзит-журналлар халык арасында зур популярлык казана. 1820 елда шәйх Нигъмәтулла Тукаев Бохарадан бик күп китаплар алып кайта һәм бер өлешен мәдрәсәгә тапшыра. Аның абыйсы Мөхәммәтхарис Тукаев китапханә фондын хаҗдан кайткан китаплар белән тулыландыра, әлеге кулъязма китаплардан мәдрәсә шәкертләре файдалана. Ә инде беренче гомум китапханәгә 1913 елда нигез салына.
Бүген Стәрлебаш районында 18 китапханә эшләп килә. Аларның һәркайсы үз юнәлеше буенча тырышып хезмәт куя.
– Күпкырлы шәхесләр генә китапханәче булып эшли ала, минемчә. Китапханәчедә оештыручы, язу-сызу, рәсем төшерү, чараларны алып баручы сәләте дә булырга тиеш. Бу сәләтләрнең барысы да безнең эшчәнлектә кирәк, чөнки китапханәчеләргә дә таләпләр елдан-ел үзгәрә һәм без дә заманнан артта калырга тиеш түгел. Китапханәчеләребезнең төрле яктан сәләтле булуы белән горурланабыз, – диде Стәрлебаш районының биләмәара китапханәсе методисты Эльвера Нигъмәтуллина.
Стәрлебаш районының биләмәара китапханәсе хезмәткәрләрен балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен тәгаенләнгән Стәрлебаш коррекция интернат-мәктәбе укучылары, район дәваханәсе пациентлары һәрвакыт көтеп ала. Алар белән чаралар, бәйрәмнәр, акцияләр үткәрелеп тора, төрле юнәлештәге түгәрәк-ләр дә үз эшчәнлеген актив алып бара.
Стәрлебаш китапханәчеләре төрле грант конкурсларында да җиңүләр дә яулый. Мәсәлән, 2019 елда Стәрлебаш районы үзәк китапханәсе, Башкортстан Башлыгының Гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар конкурсында катнашып, “Китап театры” проекты белән “Дустанә республика” номинациясендә җиңү яулаган. 298 331 сум акча балалар модельле китапханәсендә курчак театры оештыруга тотынылып, аның өчен курчаклар, костюмнар, башка атрибутлар сатып алынган.
Шушы ук грант конкурсында “Һәлак булганнар истәлегенә лаек булыгыз...” проекты 2020 елда җиңүче булган. Аны Кабакуш авыл китапханәсе хезмәткәре Әлфирә Сатучина авыл мәдәният йорты һәм Кабакуш авыл Советы хакимияте белән берлектә тормышка ашырган. Проект ярдәмендә Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Кабакуш авылында фронтовикларга куелган һәйкәл тулысынча реставрацияләнгән.
Былтыр китапханә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең этномәдәни проектларын гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә грантлар конкурсында “Мирас” проекты белән җиңү яулаган. Ул татар халкының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Грант акчасына милли костюмнар, музыкаль аппаратура сатып алынган.
Үткән елда мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча Президент Мәдәни башлангычлар фонды конкурсында “Тереләрнең исен-дә калсын, киләчәк буыннарның хәтерендә булсын” проекты белән җиңү яулап, 500000 сумлык грант отканнар. Әлеге көндә бу проектны гамәлгә ашыру буенча эшләр алып барыла.
Җәй — китапханәчеләр өчен дә бик кызу чор. Каникулларда ял итүче балалар өчен төрле кызыклы чаралар үткәрелә. “Балачак һәрчак синең белән” дип аталган шундый чараларның берсе күптән түгел Әмир авылы китапханәсендә узды. Монда балалар өчен саф һавада спорт ярышлары, уеннар оештырылды. Бу көнне балаларның шат тавышлары авыл өстен тагын да ямьләде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.