+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Ташкентта Сабантуй узды

Кичә Үзбәкстанда Ташкент шәһәрендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең 30 еллыгына багышланган милли Сабантуй бәйрәме узды.

Ташкентта Сабантуй уздыТашкентта Сабантуй узды
Ташкентта Сабантуй узды


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсен үтәү йөзеннән, Үзбәкстанда яшәүче ватандашлар белән очрашу йомгаклары буенча тантаналы чараларда республика Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, Башкортстан Башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшчесе Радик Юлъякшин, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова кергән рәсми делегация катнашты.

Азат Бадранов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау хатын укыды һәм башкорт мәдәни үзәге активистларына республиканың дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. 17-19 июнь көннәрендә Сабантуй бәйрәме кысаларында теләүчеләр милли музыка коралларында уйнау, традицион башкорт костюмы ясау, җәядән ату буенча осталык дәресләрендә катнаша алды.

Сабантуй кысаларында шулай ук башкорт ихатасы да оештырылды, анда кунакларны башкорт ашлары белән сыйладылар. Башкорт тирмәсенә чәй табынына Русия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы илчесе О. Мальгинов һәм башка кунаклар да кушылды.

Сабантуй Башкортстанның сәнгать осталары концерты белән тәмамланды. Анда Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин, Zainetdin проекты этно-шоу, танылган курайчы Юлай Касыймов катнашты.

30 ел эчендә беренче тапкыр Ташкент шәһәрендә Сабантуйга Башкортстанның зур делегациясе килде. Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эш Радий Хәбиров ярдәме белән активлашты. Үзбәкстан Республикасында иң күп башкорт диаспораларыннан берсе яши. Аларга үз мәдәниятен һәм телен саклау максатыннан системалы ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас