+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иренең аякларын юа...

Эстрада йолдызыннан моны кем көткән инде?! Таныйсызмы үзен?

Иренең аякларын юа...
Иренең аякларын юа...

«Сиңа бүген - 43!
Синең искиткеч эшең бар. Дөрес, син аңа кайвакыт баш-аягың белән кереп чумасың, ләкин син эшләргә яратасың һәм башкача яши белмисең.

Синең ярдәмгә килергә әзер торучы, һәрвакыт шат, искиткеч дусларың бар.
Сине яратучы һәм хөрмәт итүче искиткеч туганнарың бар.
Синең уңышларың белән горурланырлык искиткеч балаларың бар.

Синең шундый ул тәрбияләп үстерү өчен барлык көчен куйган искиткеч әти-әниең бар.

Һәм, ахыр чиктә, сиңа көн саен аяк ванналары һәм табаныңа массаж ясаучы искиткеч хатының бар. (Соңгысы турында мин азрак арттырдым, әлбәттә. Бүген бит синең көнең. Шушы видеоны карап булса да, үзеңне патша итеп хис ит).

Мин сиңа бер генә теләк телим - үзеңне сакла!
Мин сине бик яратам. Барлык хыялларың чынга ашсын!
Туган көнең белән, җаным», - дип язган ул.

Иренең исеме - Илсур. Моңа кадәр Марат исемле ирдә кияудә булган. Аның белән уртак кызлары бар. Бу - Дилә Нигъмәтуллина! Сез дә ирегезне шулкадәр үк хөрмәт итәсезме?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: