+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Салават Юлаев премиясенә гаризалар һәм әсәрләр кабул ителә

Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Комиссия әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә гаризалар һәм әсәрләр кабул итә башлый.  

Салават Юлаев премиясенә гаризалар һәм әсәрләр кабул ителәСалават Юлаев премиясенә гаризалар һәм әсәрләр кабул ителә
Салават Юлаев премиясенә гаризалар һәм әсәрләр кабул ителә

Әдәбият, сәнгать һәм архитектура әсәрләренең яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, җәмәгатьчелек тарафыннан танылып, Башкортстанның сәнгать мәдәниятенә зур өлеш керткән талантлы әсәрләр өчен ике елга бер тапкыр өч дәүләт премиясе бирелә, һәрберсенең күләме 500 мең сум тәшкил итә.

Дәүләт премиясен алу өчен комиссиягә түбәндәге документлар тапшырыла:
дәүләт премиясенә авторны тәкъдим итү турында оешманың үтенече (яисә үз-үзен тәкъдим иткән авторның);
дәүләт премиясен алу өчен авторны (авторларны) күрсәтү турында оешманың коллегиаль органы утырышы беркетмәсеннән өземтә (үз-үзләрен күрсәтү очракларыннан тыш);
дәүләт премиясен алу өчен тәкъдим ителә торган әсәрнең авторы (авторлары) турында белешмәләр;
дәүләт премиясен алуга тәкъдим ителә торган әсәр авторыннан (авторларыннан) персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык;
дәүләт премиясен алуга тәкъдим ителә торган әсәрнең тасвирламасы;
дәүләт премиясен алуга тәкъдим ителгән әсәрнең аннотациясе.

Комиссиягә, шулай ук, ирекле рәвештә дәүләт премиясен алуга тәкъдим ителә торган әсәр турында фикер алышу материаллары, киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм әсәр турында фикерләр тапшырыла.

Күрсәтелгән документлар һәм материаллар, дәүләт премиясен алу өчен тәкъдим ителгән әсәрләр, документларны кабул итә башлаганчы ярты елдан да ким булмаган вакыт эчендә басылып чыккан (үтәлгән, күрсәтелгән, корылган) очракта, 2022 елның 15 июненнән 15 июленә кадәр тапшырыла.

Комиссия тарафыннан конкурста катнашуга кертелгән әсәрләр исемлеге республика киңкүләм мәгълүмат чараларында басыла.
Дәүләт премиясен алу өчен документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450015, Уфа шәһәре, Революцион урам, 18, Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас