+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада - "Әлдермештән Әлмәндәр"

Кичә Уфа "Нур" татар дәүләт театры ХХХ иҗат сезонын Туфан Миңнуллинның легендар "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы буенча әзерләнгән спектакль премьерасы белән япты.

Уфада - "Әлдермештән Әлмәндәр"
Уфада - "Әлдермештән Әлмәндәр"

"Әсәрне сәхнәгә куюга режиссер Вадим Габидуллин әзерләде. Коллектив җәйге ялларга киткәнче тамашачылар спектакльне тагын бер тапкыр бүген карый алачак.

Сезон ябылган көнне театр иҗади ел уңышлары белән таныштырды. Иҗат сезонының төп вакыйгалары - театр юбилеен билгеләү, республика җитәкчелегеннән бүләккә автобус алу, репертуарның алты премьера спектакле белән тулылануы һәм башка мөһим чаралар телгә алынды. Коллективны һәм тамашачыларны бу истәлекле көн белән Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Илнур Мухъянов тәбрикләде. Ул шатлыклы хәбәрләр җиткерде һәм зур казанышларга ирешкән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Театр артистлары Гөлназ Биктимерова белән Вилдан Мисбахов "Башкортстанның атказанган артисты" исеменә лаек булдылар. Күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен актриса Гөлназ Кашапова, сату һәм хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре: баш администратор Гүзәл Вәлиева белән администратор Гөлнара Габбасова, шулай ук хәвефсезлек хезмәтенең баш хезмәткәре Илдар Байбурин Башкортстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Театр директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин җыелучыларны иҗат сезонын ябу тантанасы белән тәбрикләде һәм тамашачылар игътибарына яңа бүләк - театр сәнгатенә керткән зур өлеш өчен биреләчәк Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге медальне тәкъдир итте. Өр-яңа медаль белән беренче булып театрның легендар актрисасы, Русиянең - атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге орден иясе, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Сәвия Сираева бүләкләнде", - дип яза Уфа "Нур" татар дәүләт театры "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә.

Фото: kulturarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в