Роза Сәхәветдинова республикабызның иң җимешле һәм иң матур җырларны иҗат итүче талантлы хатын-кыз композиторларның берсе. Аның “Үзең бүләк”,“Чиялетау”, “Ташлыкүл”, “Гомер”, “Кәккүк”, “Үтте дә китте яшьлегем”, “Аккош күле”, “Җил капка”, “Ак канатым” кебек йөзләрчә җыры башкорт һәм татар җырчыларының репертуарында озак елларга урын алды. Аның моңлы һәм хисле җырларын татар һәм башкорт халкы яшәгән төрле төбәкләрдә ишетергә була.
Роза Сәхәветдинова җыр-моң сөюче гаиләдә дөньяга килә. Миякә районының Күл авылы егете Хәйдәр Мәмбәтов белән Чакмагыш районының Бәшир авылы кызы Рәбига Латыйпова өйләнешеп, гаилә башлыгы хәрби ветврач булганлыктан, аларга илнең төрле тарафларында яшәргә туры килә. Роза ерак Таҗикстанда – Дүшәнбе шәһәрендә туа. Розаның әтисе Хәйдәр абый гармунда, скрипкада уйный, әнисе аңа моңлы тавышы белән кушыла һәм алар парлап җырлаганны тыңлап үсә Роза.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, гаилә туган якларына кайта һәм Башкортстанның Чишмә авылында төпләнә. Мәктәп тәмамлагач, Роза Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленә килә һәм аны биюче итеп алалар. Бераздан Сибайга күченә һәм шәһәр мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшли. 1971 елда Уфа сәнгать училищесының хор дирижерлары бүлеген тәмамлагач, Уфа шәһәренең 100нче мәктәбендә 18 ел дәвамында укытучы булып хезмәт куя. Шул елларда ул үзе эшләгән мәктәптә балалар хоры студиясе дә оештыра. Бу хор бик күп төрле конкурсларда, ярышларда җиңүче була. Булачак композиторның тәүге көйләре дә әнә шушы чорда, балалар белән эшләгәндә языла.
“Бала-чага белән мәш килеп, мәктәптә эшләгән чагымда ук пионер җырлары яза башладым. Иң тәүгесе химия дәресеннән укыткан Евгения Туринче дигән шагыйрә сүзләренә язылды. Аны “Зарница” дип атадык. Аннан соң “Пионер быргысы”, “Хыял”, “Математикам минем” һәм башкалары туды. Җырлардан тыш, бию көйләре дә иҗат иттем. Ул чакларда мәктәпләр һәр тантанага, тематик кичәләргә багышлап, музыкаль номерлар әзерләү традициягә әверелеп киткән иде. Еш кына бер үк җырлар файдаланылган бу чаралар бертөрлелектән ялкытты. Шуңа да яңа җырлар иҗат итәргә булдым. Аллаһка шөкер, бәйрәмнәре дә җитәрлек иде: Яңа ел, Ватанны саклаучылар, Хатын-кызлар көне, 1 Май, Җиңү көне... Моннан тыш, исәбе-хисабы булмаган бәйгеләр... Барысы да миннән җыр таләп итә. Кабатланмас та, күңелгә ятышлы да булсын. Таләпләр каты. Җырга ихтыяҗ артканнан-арта барды. Илке-салкы гына эшләп булмый. Хәер, эшебезнең сыйфаты турында шул елларда алган Дипломнар, Мактау грамоталары сөйли.
Гомеремнең мәктәптә балаларга җыр, музыка серләрен төшендерүгә багышланган өлеше хәзер җылы хатирәләр булып кына калды. Җылы хатирәләр дип әйтәм, чөнки мин – балаларны, балалар мине ярата иде”, – дип яза үз хатирәләрендә Роза Сәхәветдинова 2005 елда чыккан “Тамаша” журналындагы мәкаләдә.
Роза Сәхәветдинованың җырларын татар һәм башкорт эстрадасының иң танылган җырчылары башкара. Алар арасында Фәридә Кудашева, Фәрит Бикбулатов, Хәйдәр Бегичев, Фән Вәлиәхмәтов, Нәзифә Кадыйрова, Гомәр Әбделманов һәм башкаларның репертуарында аның җырлары зур урын алып тора.
Роза Сәхәветдинова – бихисап җырлар авторы. Композитор, шулай ук, хор әсәрләре, балалар өчен җырлар һәм фортепиано өчен пьесалар иҗат итә, спектакльләргә, радиотапшыруларга көйләр яза. Саннарга карасак, Роза Хәйдәр кызы – 700гә якын музыкаль әсәр, шул исәптән 500дән артык җыр авторы.
“Иҗатка соңлабрак килдем һәм әле аның мул җимеш бирә торган чагы. Илһам, тәҗрибә, талант барысы бергә кушылды. Күңелемнән туктаусыз моң ургыла. Музыка авыру кебек ул, күңелне, зиһенне һәрчак биләп тора. Өемдә теге якка, бу якка үтсәм дә, пианино телләренә баскалап, берәр нота булса да чыгарып китәм.
Һәр җырым миңа балам кебек газиз. Шагыйрь һәм җырчы белән мин аларны үзаллы яшәргә, халык арасына чыгарам. Үзенә кирәген, яхшысын халык сайлап ала. Кабул ителмичә, онытылып калганнары да була, моның өчен беркемгә дә үпкәләргә ярамый.
...Иҗат белән шөгыльләнүне хупларга гына кирәк. Тик “медальнең икенче ягы” бар: хәзер кулыннан килгәне дә, килмәгәне дә көй язарга тотынды. Тыңлаучыларга караганда композиторлар күбрәк кебек. Музыкантлар, ниндидер вазыйфа биләүчеләр, эш урыннарыннан файдаланып, “җыр” дип аталган нәрсәләрен тасмаларга язып тараталар, сәхнәләргә алып чыгалар (яки чыгарталар), эфирны чүплиләр. Җитмәсә, аларга “яшел ут” кабызып, рухландырып, яклап торучылар да табыла. Үз-үзләрен һәм бер-берсен кабатлыйлар. Музыкаль караклык ешайды. Минем дә җырларымның иң матур өлешләрен кискәләп алып, җыр язып маташалар. Һәркем кулыннан килгән эш белән генә шөгыльләнсен иде”, – ди Русиянең һәм Башкортстанның Композиторлар берлеге һәм Музыка фонды әгъзасы Роза Хәйдәр кызы “Кызыл таң” гәзите журналисты Фәрит Фаткуллинга биргән әңгәмәсендә. (Әлеге интервьюдан өзек Фәрит Фаткуллинның “Баш очымда кош сайрады” китабыннан алынды).
Роза Сәхәветдинова үз тормышы һәм иҗат юлы хакында “Йөрәктән – йөрәккә” дигән китап та яза. Анда аның бар булмышын билгеләгән шушындый юллар да бар: “Музыка – мул сулы чишмә кебек хәзинә ул. Адәм баласы рухы баюдан туктамаган кебек, ул хәзинә дә мәңге тулылана, мәңге арта барачак.
Музыка! Сиңа юлыгу өчен мин тормышның сикәлтәле юлының бөтен газапларын кичердем. Синең белән гел бергә булу теләге гүр газабына тиң. Шул юлның татлы газабын кичерергә мәҗбүр иттең. Зур рәхмәт сиңа, музыкам минем!”
Автор: Зөһрә ИСЛАМОВА.