Әле үк ата-аналар һәм балалар соравы буенча театр урыс телендә әкиятләр куя. (Мондый тенденция башка милли театрларга да хас). Сәбәбе бик гади – татар балалары татарча аңламый. Әйе, әкиятләрне, бернигә карамастан, татар телендә дә куеп була. Әмма ул вакытта артистлар буш заллар өчен уйнаячак. Билетлар сатылмаячак, димәк, артистларга, спектакльне хезмәтләндерүче башка хезмәткәрләргә дә бушлай эшләргә туры киләчәк.
Нишләргә? Телне белүче, театрны яратучы яшь тамашачыларны каян алырга? Бу сорау театрга кагылышы булган һәркемне борчый, әлбәттә.
Мәсьәләнең чишелеш юллары бармы?
“Нур” театры каршында менә инде биш ел балалар театр студиясе (җитәкчесе — Ленария Хаҗиева) эшләп килә. Моңа кадәр анда укыту урыс телендә оештырылган булса, былтыр көз беренче тапкыр татар төркеменә балалар тупланды. Менә шушы студиячеләр белән ел дәвамында актер осталыгы, сәхнә теле, хореография һәм вокал юнәлешләре буенча эш алып барылды.
Татар төркемендә шөгыльләнүнең үз үзенчәлекләре бар. Беренчедән, кече, урта һәм олы яшьтәгеләргә бүленгән башка төркемнәрдән аермалы буларак, зур булмаган төркемгә
4-14 яшьлекләрне бергә тупларга туры килде. Бу хәл дәрес үткәрүдә шактый авырлыклар тудырса да, көтелмәгәндә икенче бер уңай ягы белән сөендерде: олылар кечерәкләргә ярдәм итеп, аларны курчалап йөри башлады. Иң кечесе Җәмиләбезне гаиләдәге иң бәләкәй һәм яраткан бала кебек йөрттек.
Икенче мәсьәлә – телне тигез белмәү. Самина Мисбахова, Марсель Усманов, Айсылу Ибраһимова кебек телне камил белүче балалар белән беррәттән, татарча бөтенләй аңламаган балалар белән дә шөгыльләнелде. Шуңа да, күп вакытны тәрҗемә эшенә бүләргә, гади генә сүзләрнең дә мәгънәсен аңлатырга туры килде. Отчет чыгышына әкият сайлаганда киң билгеле урыс халык әкиятен татарчага тәрҗемә итеп алуның максаты да шул иде – һәр балага нык таныш булган әкиятне телне аңлаучы һәм аңламаучы тамашачылар да бертигез кабул итүе. Сәхнә уены тулысынча татар телендә барды. Әкият татар халык җырлары белән тулыландырылды. Балалар чыгышларын баянчы Илгиз Юлдашбаев музыкаль яктан куәтләп торды.
Тамашачылар һәм педагоглар укыту елы ахырында бер фикергә килде: студиядә татар төркеме кирәк һәм ул яшәргә, үсәргә тиеш.
— Айсылу кызым театрга йөреп, зур казанышларга ия булды, — дип уртаклашты отчет концертыннан соң Айгөл Ибраһимова. – Алдагы көндә дә татар төркеме таралмыйча, тагын да зур уңышларга ия булсын иде, дигән теләктәмен!
— Педагогларга, театр җитәкчелегенә һәм яраткан студиябез җитәкчесенә рәхмәтләребез чиксез, — ди Аринаның әнисе Әлфия Риф кызы. – Балалар сәхнә осталыгы серләренә төшенде. Төрле яшьтә булсалар да, дуслаштылар, бер-берсенә ярдәмләшергә, үзләрен кыю тотарга өйрәнделәр.
Бертуган Еникеевларның (алар бездә өчәү) дәрескә ныкышып йөрүе, образга күңел биреп керүе, татар халык җырларын яратып башкаруы бик сөендерде. Гомумән, һәр баланың кечкенә уңышына да шатландык.
Ата-аналар студия эшенә һәрвакыт ярдәмләшеп торды. Бер гаиләгә әверелдек дип әйтү һич тә артык түгел.
Иң мөһиме – театрны белүче-яратучы, туган телен өйрәнергә теләүче һәм тырышкан балалар барлыгын күрдек. Менә алар – киләчәгебез һәм өметебез. Көзгә исә татар төркеменә яңа студиячеләрне көтеп калабыз!
Айгөл Юлъякшина,
сәхнә теле буенча педагог.