-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илмира Нәгыймованы кәләш гөлләмәсе көтә

Туй кайчан?!

Илмира Нәгыймованы кәләш гөлләмәсе көтә
Илмира Нәгыймованы кәләш гөлләмәсе көтә

Җырчылар Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновны аерылышуларына кадәр белә идегезме? Әйе, кайдадыр җырлары ишетелеп кала иде, "ярыйсы гына", "матур пар", "боларның киләчәге бар" һәм башка шундыйрак уйлардан ары китәрлек фикер тудырмадылар бугай. Һәрхәлдә, безнең республикада аларны белүчеләр, машинада җырларын тыңлап йөрүчеләр, аларны телефон шалтыравы урынына куючылар әлләни күп булмагандыр.

Руслан сәхнәдән китеп, эшкуарлыкка йөз тоткан диючеләр булды. Киткән, киткән инде... Аннан башка да 500 җырчы бар. Әмма! Илмира Русланны социаль челтәрдә фаш иткәч, китте шау-шу, тулды Интернет... Бераз вакыттан, суыткычны ачсаң, анда да бу хакта хәбәр язылган кебек тоела башлады.

Русланның Уфадагы концертының афишалары һәр почмакта эленеп торды. Тактага кадакланган плакаталары юл чатларында, ихаталарда әле дә басып тора. Бер урамга Руслан Кираметдинов исеме бирелгән диделәр...

Менә дигән пиар булды бу! Хәзер инде кайдадыр ишетелеп, яисә күренеп калсалар, иътибар итмичә калмыйсың. Менә үзебез дә язабыз бит әле, ничек пиар булмасын.

Әмма төптән уйлаганда, гаилә бәхете челпәрәмә килү бу икәү өчен, балалары, ата-аналары өчен - бер фаҗига, дуслар, якыннары, тыңлаучылары өчен күңелсез хәбәр булгандыр. Ничек кенә күңелле күренергә тырышсалар да, ир белән хатынның күңелләре яралы булуы ярылып ята.

Шуңа аларның яңадан кушылуын теләүчеләр дә, яңа гаилә корып, ялгызлыктан котылырыга киңәш бирүчеләр дә бар. Шушы көннәрдә Илмира социаль челтәрләрдә тагын гәп куертып алган. Ул сорау-җавап сәхифәсе оештырган. Шунда берсе "Кайчан кияүгә чыгасыз?" дип сорау биргән.

- Яңа гына шуннан бит әле мин. Картайгач чыгармын әле, - дип шаяртып җавап кайтарган җырчы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: