+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тормышлары матур бергә һәм бердәм булганга

Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәренең осталыгына, бердәмлегенә сокланырлык кына.

Тормышлары матур бергә һәм бердәм булганга
Тормышлары матур бергә һәм бердәм булганга
Әле күптән түгел генә Туймазы районының Төмәнәк авылы янында урнашкан “Бабай утары”нда узган “Җырлыйк әле!” фестиваль-бәйгесеннән халкыбызның күркәм йолаларының берсе – "Уракка төшү” күренешен күрсәтеп, өченче урын яулап кайтканнар иде. Ә бу көнне авыл мәдәният йортында зур бәйрәм оештырып, әлеге йоланы авылдашларына һәм кунаклар - Люция Вафина җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкиләренә дә тәкъдим иттеләр.
Шулай ук Русия Президенты Владимир Путинның Украинадагы махсус хәрби операция буенча карарын хуплауларын һәм теләктәшлек белдерүләрен чагылдырып, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән акция дә оештырдылар.
Нинди генә бәйрәм җыр-моңсыз булсын инде?! Урындагы һәм күрше авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре белән берлектә сәхнәне башкалабыз кунаклары – Наил Латыйпов, Фәйрүзә Сатаева, Альбина Якупова, Эльза Абсаттарова һәм башкалар моңлы җырлары белән бизәде.
Әлеге чара бик эчтәлекле килеп чыкты һәм вакыйгаларга бай булды. Төбәк дәрәҗәсендә оештырылган фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, авыл биләмәсе, район данын лаеклы яклаулары белән авыл артистларын авыл хакимияте башлыгы Хәнүр Шаһинур улы Исмәгыйлев та тәбрик итте һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашулары, авыл биләмәсендә милли йолаларны саклауга өлеш керткән өчен иҗади коллектив әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Әйткәндәй, бүләкләнүчеләр арасында балалар – спектакльләрдә, борынгы йолаларны күрсәтүдә актив катнашкан һәм үзенең сәләте, осталыгы белән барысын да таң калдырган Азалия Атнагулова һәм Илһам Галикәев та бар.
Авыл мәдәнят йорты җитәкчесе, “Җидегән чишмә” фольклор һәм “Сәхнә дуслары” театр коллективлары җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова исеменә дә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Дүрт ел элек туган авылына кайтып, мәдәният учагын яңа ялкын белән кабызып җибәрде ул. Биредә даими рәвештә уздырылган бихисап күркәм чаралар шуны ачык күрсәтә. Телебезне, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау, киләсе буынга тапшыру буенча зур эш башкара Гөлфия Сәрвәрова. Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләр өчен” халыкара медале белән бүләкләнүе дә бу юнәлештәге эшләренең мөһим, зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә.
Бәйрәмнең дәвамы булып, ярмилеләр бу көнне җыелышып, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларына да язылды.
Кыскасы, авылда тормыш гөрләп тора, бер-берсенә йөрешеп, концертлар, спектакльләр куялар, кунаклар чакырып, күркәм чаралар үткәрәләр, авыл тормышын җанландырып, милләтебез киләчәге өчен җанып эшлиләр һәм яшиләр.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: