

– Әйе, әнкәй, бигрәк тә әткәй каршы булды мондый һөнәр сайлавыма. Ул мине юрист итеп күрергә теләде, - ди Филүс. - Мин аларны аңлыйм, әлбәттә. Ул елларда артистны һөнәргә санамыйча, аларны еш кына “салметдин” булып йөрүчеләр дигән фикер бар иде. Мин, моңа кадәр әткәй-әнкәй сүзеннән чыкмаган, тыңлаучан малай, бу очракта нык тордым. Туймазыда узган “Озын көй” җыр бәйгесендә мине булачак укытучым Галия Мусина күреп алып, Октябрьский музыка колледжында узачак “Ачык ишекләр” көненә чакырып, “Килеп кенә кит, соңыннан үзең карасың”, – дигәч, әнкәй белән юлга чыктык. Әлеге уку йортының бинасы ук үзенә тартты. Аның эченә кереп, укытучылар белән сөйләшкәч, бөтенләй гашыйк итте. Алар әнкәйгә: “Әгәр улыгыз Уфага китсә, анда күпләрнең берсе булыр, ә биредә ул беренче булачак. Без аны үстереп бетерербез, җибәрегез үзебезгә!” – диделәр. Әнкәйне эреттеләр, кыскасы. Әткәй дә өч көннән риза булды. Шулай итеп, минем сүз өстен чыкты.
Улларым нинди һөнәр сайласа да, без аларга ярдәмче булачакбыз. Ә алар өчен һөнәр сайлау дөрес булмас. Зурысы җырчы булмастыр, ә кечесендә өмет бар. Бәләкәй чагында Салават абый Фәтхетдиновларга кунакка барган идек. Әллә нигә моңача булмаганча көйсезләнде, елады бу. Салават абый белән шундагы сөйләшү истә калган.
– Синең бу малаең җырчы булачак.
– Нигә?
– Күпме акыра, тавышы бетми бит һаман!