+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәскәү сабантуена барыгыз!

2 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә, ике еллык тәнәфестән соң, «Сабантуй-2022» гомумшәһәр бәйрәме узачак.

Мәскәү сабантуена барыгыз!Мәскәү сабантуена барыгыз!
Мәскәү сабантуена барыгыз!


Сабантуйда Башкортстан сәнгать осталары, башкорт эстрадасы йолдызлары концертлары тәкъдим ителәчәк, нон-стоп режимында иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Мәйданчыкта этник йортлар булган «Башкорт милли колориты» фольклор авылы җәелдереләчәк. Ихата территориясендә интерактив мәйданчыклар эшләячәк: чолыкчылык, тимерчелек, башкорт милли бизәкләре ясау; сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәләре, сувенирлар, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, халык уеннары. Быел Башкортстан Республикасын Ишембай һәм Кырмыскалы районнары тәкъдим итәчәк.
Мәскәү сабантуенда Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, "Хәзинә" этно-проекты, "Дәрвиш Хан" төркеме, "Бишбармак" оркестры, халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреатлары, танылган артистлар һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
Тантананы ачу 13.00 сәгатькә планлаштырылган.
Сабантуй Мәскәү шәһәре, Андропов проспекты, 39 адресы буенча узачак.


Фото: culture.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас