+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Моның турында беркемгә дә сөйләгәнем булмады"

Иркә күңелендәге әрнүләре белән бүлешә.

Татарстанның атказанган артисты Иркәне Башкортстан тамашачысы да ярата. Көчле рухлы, моңлы тавышлы җырчы гына түгел әле ул, 3 бала анасы да. Балалары да, әниләренә охшап, лидер, иҗатка тартылалар микән?

- Олысы Айсылу - сәнгатьтән ерак. Аның анда кысыласы да килми. 9нчы сыйныфта журналистика дип талпына башлаган иде, янына утырып аңлаттым. «Менә кара, кызым, бу минем турында мәкалә. Укы, дөресме?» - дидем. «Юк, әнием, күбесе дөрес түгел», - диде. «Мин хәзер моны нишләтим? Каргамасам да, рәнҗеш төшәргә мөмкин, шулаймы? Менә син бар, минем кызым. Әле син гөнаһсыз сабый бала. Син аны укыйсың да, «аһ» дип әрнеп куясың. Менә шул «аһ» диюең дә теге кешегә рәнҗеш булып төшәргә мөмкин, Алла сакласын. Журналистның эше катлаулы һәм бик куркыныч хезмәт. Тагын бер уйла», - дидем. Шуннан ул акрын гына уеннан кире кайтты. Бүген татар, урыс, инглиз, испан һәм гарәп телендә иркен аралаша ала.

Икенчесе инде - чын лидер. Еллар буе үземдә үзем тәрбияләгән Иркә менә Әминә булып туган диярсең. Анысы биергә бик ярата, иҗатка тартылмый дип әйтә алмыйм.

Кечкенәсенә килгәндә, анысы бөтенләй беребезгә дә охшамаган. Көненә 10 тапкыр: «Әнием, мин сине шундый яратам», я булмаса, «Әнием, син галәмдәге иң матур кеше» диеп ул гына әйтә ала. Башка балалар кебек мультикларга исе китми аның, ә әтисе караган төзелеш материаллары турындагы тапшырудан аерып алып булмый. Безнең өчен бик сәер кеше ул. Ачылмаган бер галәм кебек. Көн саен мин аны яңа яктан ачам. Иҗат аңа бөтенләй кирәкми кебек. Уртанчысы гына аның, бөтен җиргә өлгерергә теләп, барыбызны тигезләп йөри.

Туганда ук үлемне җиңгән балам булганга шундый ул минем. Бу турыда беркайчан да кешегә сөйләгәнем булмады әле. Безгә аны тугач та, «озак яши алмас» дигәннәр иде. Беркемгә сиздерми генә 40 көн дәваханәдә ятып чыктык. Миңа аны ул чагында имезергә дә ярамады. 7-8 айда минем балам әле башын да тота алмый иде, ләкин без анысын да кешегә әйтмәдек. 1 яшенә кадәр дәваханә юлын таптарга туры килде. Бик елак, көйсез бала булды ул. Утырып елаган төннәр дә аз булмады. Ел саен диңгезгә алып барып дәвалап йөрдек. Табиблар үләчәк дигән балама бүген 8 яшь тула менә, Аллаһка шөкер! - ди ул.

Фото: afisha-ufa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: