+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров - "Чайковский ватанында"

7 июльдә Ижевскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм округның башка төбәкләре җитәкчеләре белән бергә «Чайковский ватанында» 65нче сәнгать фестивалендә булды

Радий Хәбиров - "Чайковский ватанында"Радий Хәбиров - "Чайковский ватанында"
Радий Хәбиров - "Чайковский ватанында"
Ул СССРның халык артисты Юрий Башмет җитәкчелегендәге «Солисты Москвы» камера ансамбле концерты белән ачылды.

Фестиваль 7 июльдән 9 июльгә кадәр Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылган «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында уза. Проектның максаты - Русиянең уникаль музыкаль мирасын саклау һәм үстерү. Аның ярдәмендә Удмуртия халкы һәм кунаклары иң яхшы Русия һәм чит ил башкаручылары, күренекле композиторларның музыкаль әсәрләре белән таныша.

Фестивальне ачу тантанасында Игорь Комаров классик урыс мәдәниятенә җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыклады.

- "Чайковский ватанында" сәнгать фестивале - Идел буе федераль округы һәм бөтен илебез өчен әһәмиятле вакыйга. Мин бүген монда төбәкләр башлыклары да катнашуына шат. Димәк, бу өлкә ярдәм алачак, һәм мәдәни тормыш кызыклы һәм якты булачак. Фестиваль, һичшиксез, музыканы популярлаштыруга гына түгел, ә кешеләрне классик урыс мәдәниятенә җәлеп итүгә дә ярдәм итә, – диде Игорь Комаров. - Икътисадыбыз очрашкан кыенлыкларга карамастан, без гомумкешелек кыйммәтләре, мәдәният, фән, спорт турында онытмыйбыз. Бу бит тормышыбызның нигезе дә. Мәдәни мирасны саклау, сәнгатькә ярдәм итү, бердәм мәдәни киңлек булдыру – болар барысы да безне, Русия халкын берләштерә. «Чайковский ватанында» фестивале катнашучыларга һәм тамашачыларга онытылмаслык якты һәм уңай эмоцияләр бүләк итәр, яхшы кәеф тудырыр һәм күтәренке кәеф өстәр, яңа исемнәр һәм талантлар ачар дип ышанам.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас