Кышка мунча себеркесен әзерләү эшләре кызу бара. Артистлар да кемузардан хуш исле пиннекләр (кайбер якларда шулай диләр) әзерли. Менә Ришат Төхвәтуллин та эшкә керешкән.
Ришат кышка әзерләп кую ысулын коллегасы Зөлфәт Зиннуровтан өйрәнгән икән. Ул бу хакта социаль челтәрләрендә әйтте. Рецепт гади - себеркеләрне бәйләп, суыткычка тыгып куясы. Эшләп карагыз, кышын сеп-свежий себерке белән чабыначаксыз.
Фото: "ТНВ"