+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Шүлгәнташ"та симфоник музыка яңгырады

Тарихи-мәдәни музей комплексы ачылу тантанасы симфоник концерт белән тәмамланды.

"Шүлгәнташ"та симфоник музыка яңгырады"Шүлгәнташ"та симфоник музыка яңгырады
"Шүлгәнташ"та симфоник музыка яңгырады
Кичә Бөрҗән районында “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы каршындагы мәйданда “Вакыт елгасы”дигән симфоник бәйрәм узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булды.

Төбәк җитәкчесе республика халкын музей ачылу белән тагын бер тапкыр котлады һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
– Урманнар һәм таулар уратып алган урында симфоник музыка яңгыравын ишетү хыялым бар иде. Бу хыял бүген биредә моның өчен уңайлы шартлар тудыручылар өчен дә тормышка ашырыла, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Без “Шүлгәнташ” музеен бик сак төзедек, табигатькә зыян китермәскә тырыштык. Мин үземнең туган авылымда — Ишембай районының Сайран авылында да кайчан да булса симфоник оркестр уйнар дип хыялланам.
Төбәк Башлыгы яшь буынны фән, технологияләр һәм сәнгать үсешенә, шул исәптән заманча тарихи-мәдәни проектлар аша җәлеп итү бик мөһим, дип өстәде.
— Бу музей аеруча безнең балаларыбыз өчен кирәкле. Без монда Русия һәм Башкортстанның чын гражданнарын тәрбияләргә телибез, — диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы музей комплексын оештыручыларга һәм булдыручыларга, Бөрҗән районында яшәүчеләргә, бәйрәм чаралары кунакларына һәм чит ил делегацияләре вәкилләренә рәхмәт белдерде.

Концерт программасын республиканың Милли симфоник оркестры ачып җибәрде, ул урыс һәм башкорт композиторларының классик музыкаль әсәрләрен башкарды.

Аннары тамашачыларга Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театры труппалары хореографик постановкалары, шулай ук мэппинг-шоу тәкъдим иттеләр.

 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас