+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Соңгы сөйләшүебез шул булды..."

Хәмдүнә Тимергалиеваның якын дусты Илһам Шәриф җырчы белән соңгы тапкыр күрешүен хәтерендә яңарткан.

"Соңгы сөйләшүебез шул булды...""Соңгы сөйләшүебез шул булды..."
"Соңгы сөйләшүебез шул булды..."
- Бер чарада чыгыш ясадык та, икенче көнне бакчага бардык. Мунча яктым, шашлык пешердем. "Мин эссегә кермим, соңрак керәм", - дип калды. Мин исә кичке сәгать 6ларда өйгә кайтып киттем. "Иртәгә репетициягә барганда, кереп алырмын сине", - дидем. Кичке сәгать 10нарда шалтыратып сөйләштек. "Мунча кереп чыктым", - диде. "Иртәнге 9нчы яртыга килеп җитәрмен", - дип саубуллаштык. Соңгы сөйләшүебез шул булды. Иртән берничә тапкыр шалтыраттым, ул җавап бирмәде. Барсам, өйдә юк. Кычкырам, эндәшүче юк. Урамга чыксам, краннан су агып тора. Ул анда савыт-саба юа иде. Бара башлагач, җирдә яткан Хәмдүнә апаны күрдем. Мөгаен, хәле китеп әкрен генә егылгандыр, чөнки йөзендә бәрелгән урыннары юк иде.
- Аңа кадәр хәле начарланганы булдымы?
- Үләренә берәр ел алдан Арчадагы бер банкетта эшләгәндә булды. Бер-ике җыр җырлагач, теле көрмәкләнә, сүзләре аңлашылмый башлады. Хатынга шалтыратып әйткәч, ул тизрәк Казанга кайтырга кушты. Әмма Хәмдүнә апа барыбер җырлап бетерде. Сөйләшүе аңлашылмаса да, җырлый алды. Банкет ахырында бөтенләй хәле китте, машинага кулыннан тотып алып барып утырттык. Казанның 18нче дәваханәсендә шундук кабул иттеләр. Табиблар микроинсультка охшаган дип әйтте. Ә аңа кадәр Казахстанга баргач, шундый хәл булган иде. Эсседән кан басымы төште. Табиблар ашыгыч ярдәм күрсәтте. Бер көн реанимациядә ятып чыкты. Аннан кайтып, бер атна узгач, авызы кыйшайды. Сәхнәгә чыкканда, авызын үтәкүренмәле пластырь белән тарттырды. Массажга йөри торгач, кире үз хәленә кайтты, - дип сөйләгән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

Фото: татар-информ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас