Якташыбызның иҗатын хөрмәт итеп, Балтач районы, Тучыбай авыл биләмәсе хакимиятләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстанның “Ак калфак” татар-хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылган кичә милләтебезнең яратып үткәрелгән иң зур бәйрәмнәренең берсе – сабантуйны хәтерләтте. Күрше авыллар һәм районнардан, республикабыз башкаласыннан, Татарстан Республикасыннан килгән кунакларны Алик Локмановның туган Каргалы авылы зур хөрмәт белән, милләтебезгә хас булган кунакчыллык күрсәтеп кабул итте.
Шул ук вакытта бу юбилей кичәсе бик үзенчәлекле форматта узды. Юбиляр үзе билгеләвенчә, гадәттә, мондый чаралар мактау сүзләре, бүләкләр кабул итүгә кайтып кала. Ә ул моны һич кенә дә яратмый. Шуңа да кичә тулысынча аның гомер юлына, иҗатына сәяхәт кылудан торды. Төрле елларда язылган җырларының тарихын бәйрәм чарасын алып баручылар - Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Дамира Сәетова һәм Мәхмүт Фатыйхов иң кызыклы мәлләренә тукталып, түкми-чәчми җиткерделәр.
Бу чара юкка гына Йосыф Гәрәй шигыренә иҗат ителгән “Алда гомер бардыр бит әле” дигән җыр белән башланып китмәгәндер? Гомер уза, еллар аккан сулар кебек алга ашкына. Күптән түгел 75 яшен билгеләгән Алик Локманов та узган юлларына әйләнеп карап: гомер зая узмаган, дип кыю әйтә ала. Ә алда – күпме язылмаган көйләр, күпме җырланмаган җырлар?! Ходайның киң кодрәте белән ул сәнгать сөючеләрне тагын да бик күп иҗат җимешләре белән сөендерер әле. Чөнки Алик Харис улы әлеге вакытта тулысынча иҗатка чумган. Шуның нәтиҗәсе булып, менә күптән түгел генә “Җырларга күчкән җаным” дип аталган китабы да дөнья күргән. Биредә аның халык арасында популяр булган җырлары тупланган. Бу чарада аңа тагын бер мөһим бурыч куелды. Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев якташын ихлас тәбрик итеп, бик яхшы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте: киләчәктә авторның җырлар исемлеге Балтач гимны белән дә тулыланыр, дигән өметен белдерде. Шулай ук әлеге чарага әзерлек чикләрендә үз көчен һәм вакытын кызганмый, авылны тәртипкә китергән, бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертүче авылдашлары да юбиляр белән берлектә район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнеп үттеләр.
Алик Локманов мактау сүзләрен яратмаса да, якташлары, дуслары, хезмәттәшләре аның белән горурлануларын яшерә алмады һәм, әлбәттә, татар милләте хакына башкарылган изге эшләре өчен дә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Президенты Люция Вафина да бу уңайдан башкарылган эшләренә тукталып узды. Архангель районындагы Заһит авылында татар мәктәбен саклап калу, мәктәп китапханәләрен татар телендәге уку әсбаплары белән тәэмин итү, республикабызда милли иҗтимагый оешмаларга нигез салу – изге эшләренең бер тамчысы гына. Әйткәндәй, “Ак калфак”ны оештыруда да аның ярдәме бик зур булды. Бүген инде ул - республикабызда татар хатын-кызларын берләштергән иң эре оешмаларның берсе: 22 район һәм шәһәрдә 60ка якын бүлекчәсе уңышлы эшләп килә. Чиксез рәхмәт йөзеннән “Ак калфак”лылар Алик Локмановны Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләге - “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә тәкъдим итте.
Иҗат кичәсен Фәдис Ганиев, Идрис Кәлимуллин, Флорида Исмәгыйлева, Айрат Халиков, Рамил Хаҗиев, Ләйсән Шәрипова һәм башка танылган җырчылар, шулай ук Балтач районы мәдәният сарае артистлары автор иҗат иткән моңлы һәм дәртле җырлар белән бизәде.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.