+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ихлас"та - ихлас гамәлләр

Кичә Уфаның "Ихлас" мәчетендә бәйрәм чарасы узды.

"Ихлас"та - ихлас гамәлләр
"Ихлас"та - ихлас гамәлләр

Әлеге чара Корбан гаетенә һәм танылган шагыйрә, язучы, хаҗия Дилә апа Булгакованың күркәм бәйрәме - 85 яшенә багышлап үткәрелде.
Уфа шәһәре "Ихлас" мәхәлләсе мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләм, мәчетнең имам-хатыйбы Әлфред Дәүләтшин, дин әһелләре, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Дилә апаның иҗатташ дуслары, ахирәтләре җыелды.
Мөхәммәт Галләм дин кардәшләрен Корбан гаете белән котлады ә инде Дилә апа Булгакованың татар милләте өчен бәяләп бетергесез эшчәнлеген ассызыклады, аны "милләт әнкәсе" дип атады.
Бу кичәдә Дилә Хәмзә кызына соклану, аны хөрмәт итү сүзләре генә яңгырады. Аның нечкә хисле шигырьләрен, тирән мәгънәле һәм фәлсәфи чәчмә әсәрләрен кулдан-кулга күчереп укыйлар, йөрәк кылларын тибрәткән, күптән инде халыкныкына әйләнгән аның сүзләренә язылган җырларын яратып тыңлыйлар.
Әйтергә кирәк, Дилә Булгакова әле дә актив иҗат итә. Шушы көннәрдә аның яңа җыентыгы дөнья күрәчәк, шулай ук аның шигырьләре, нәсерләре, балалар өчен язылган әкиятләре "Кызыл таң", "Тулпар", "Әллүки" журналларында да даими басылып тора.
Кичәдә догалар кылынды, котлау сүзләре яңгырады, мөнәҗәтләр башкарылды. Аны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хаҗия Динә Морзакаева алып барды.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: