+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
15 июль 2022, 09:05
"Комарткы" яшьләр форумы узачак
2022 елның 23 июлендә Әбҗәлил районының Баем авылында Урал башкортларының «Комарткы» дип аталган республика яшьләр форумы узачак.
"Комарткы" яшьләр форумы узачак
Форум шәҗәрәне, халык иҗаты, йола уеннары, декоратив-гамәли сәнгать, һөнәр жанрларын популярлаштыру һәм саклау максатыннан икенче тапкыр үткәрелә. Форум кысаларында күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашлыгында «Тирмә» "түгәрәк өстәл"е, «Җыен» башкорт милли ризыгы конкурсы, комедия, "Калмак Ара шәҗәрәсе" әкиятен күрсәтү, уку сыйныфы булачак. Шулай ук беренче тапкыр "Лакапин" тәхәллүсе астында хикәяләр конкурсы да узачак.
Катнашу өчен яшьләр, гаилә династияләре, иҗат коллективлары җитәкчеләре, фольклорчылар, этнографлар, тарихчылар, эшкуарлар, Башкортстанның күренекле мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, Русия Федерациясе төбәкләреннән башкорт диаспорасы вәкилләре, тарих, этнографияне һәм традицион фольклорны өйрәнүче студентлар чакырыла. Конкурс турында нигезләмә:
https://rcntrb.com/ru/dokumenty/polozheniya-festivalej-i-konkursov/6935-polozhenie-o-respublikanskom-molodezhnom-forume-etnicheskoj-kultury-zauralskikh-bashkir-omart-y
Фото: culture.bashkortostan.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"