“Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Булатованың быел З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Наза” исемле китабы дөнья күрде. Бу уңайдан Чакмагыш үзәк район китапханәсендә китапны тәкъдир итү чарасы үтте. Анда авторның хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, якташлары җыелды. Аннан инде әдәби-музыкаль очрашу Кашкар авылында узган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә дәвам итте.
Бәйрәмгә Уфадан бик күп мәртәбәле кунаклар да кайткан иде. Алар арасында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты Зәки Әлибаев, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар”, “Әллүки” журналларының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең башкаручы директоры, филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты Альбина Хәлиуллина, “Тулпар” журналының баш мөхәррире урынбасары, БДУ доценты, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов, “Тулпар” журналының шигърият, сатира-юмор бүлекләре мөхәррире, шагыйрь Мөнир Вафин, “Өмет” гәзитенең хатлар бүлеге мөдире Гөлара Арсланова, шагыйрә, язучы Гөлнара Шәймөхәммәтова (Гөл Мирһади), “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламова, матбугат ветераны, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкиле Динә Морзакаева, җырчы, композитор, рәссам Флера Шәрипова, яшь җырчы, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе студенты Кадрия Исламова, китапханәчеләр, авторның якташлары, якыннары, дуслары, сабакташлары бар иде.
Китап туена күршеләр – Илеш районының “Илһам” әдәби-музыкаль клубы, “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары, Дүртөйле, Бүздәк иҗатчылары да килеп, авторның шатлыклы минутларын уртаклашты. Чара котлаулар, җыр-моң белән үрелеп барды.
Чыгыш ясаучылар Дилбәр Булатованың һөнәри һәм кешелек сыйфатларына тукталды, язучы, мөхәррир, журналист, галимә буларак, төрле өлкәләрдә эш алып баруын ассызыкладылар, алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар теләделәр.
Якташлары, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Усманов, “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов, район үзәк китапханәсе директоры вазыйфасын башкаручы Алсу Гәрәева һәм башкалар язучының туган ягына, районына мәхәббәтле булуын һәм бу хиснең аның чәчмә әсәрләрендә һәм мәкаләләрендә дә чагылуын әйттеләр. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Вәлиева язучыга Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевның рәхмәт хатын ташырды.
Автор үзе исә "Наза" китабының язылу тарихына тукталды, прототиплары турында сөйләде. Популяр язучының тормышыннан алып язылган әсәр кызыксыну уятты, күпләр аны кайдан алып укып булуы турында кызыксынды.
Бу көнне Дилбәр Булатованың туган авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештырылган иде. Чакмагыш үзәк район китапханәсеннән соң кунаклар Кашкар авылына, Сөләйман чишмәсе янындагы тигез киң яланга юлланды. Тирмәләр янында аларны икмәк-тоз, кымыз, чәкчәк, җыр-бию белән каршы алдылар.
Бәйрәмнең беренче өлешендә Чакмагыш районы хакимияте, Калмашбаш авыл советы, “Базы” җәмгыяте, иганәчеләр хезмәт алдынгыларына мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды һәм бәйрәм уңаеннан котлау-сәламнәрен җиткерде.
Икенче өлеш Дилбәр Булатованың иҗатына багышланып, котлаулар, җыр-моң, шигырь, чәчмә әсәр уку, мөнәҗәтләр әйтү белән үрелеп барды. Уфа һәм күрше районнардан килгән иҗатчылар, “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, ветеран укытучылар чыгышы халык күңеленә хуш килде. Музыкаль номерлар Калмашбаш авыл клубы хезмәткәрләре Рәвис Сабитов, Гөлсем Хаҗипова тырышлыгы белән оештырылган. Анда Уфа артистлары, шулай ук якташ җырчылар, биючеләр катнашты. Кичәне Чакмагыш мәдәният сарае директоры урынбасары Денис Мансуров алып барды.
Язучының әнисе, Русиянең халык мәгарифе алдынгысы, озак еллар Кашкар башлангыч мәктәбен җитәкләгән Финә ханым Булатова үз чыгышында әйтүенчә, 2026 елда Кашкар авылына 100 яшь тулачак. Ул бу уңайдан авыл тарихына багышланган китап әзерләнүен, авыл, әти-әниләре, әби-бабайлары турында истәлек-хатирәләре белән бүлешергә теләүчеләр булса, үзе я кызы белән бәйләнешкә чыгарга чакырды.
Аннан инде сәхнә түренә Татарстанның атказанган артистлары Илнар Сәйфиев һәм Илсөяр Бәдретдинова чыкты. Күпләр көтеп һәм күз төбәп килгән концерт ачык һавада кичкә кадәр дәвам итте. Матур бәйрәм чагу фейерверк белән тәмамланды.
Авыл бәйрәменең күпчелек матди чыгымнарын шушы авылда туып-үскән Рәгыйть Сөләйманов күтәргән, ә оештыру эшләрен Резеда Тимофеева җитәкләгән инициатив төркем башкарып чыккан. Рәгыйть әфәнде мондый бәйрәмнәр үткәрүдән тыш, Кашкар авылының элекке алмагач бакчасы урынында яңа бакча булдырган, мәчет салдыра башлаган икән. Ә инде Сөләйман чишмәсе аның ярдәме белән чын мәгънәсендә бу төбәктәге кешеләрнең, юлчыларның яраткан ял урынына әверелгән: баскычлар, эскәмияләр, беседка, мангал куелган, аллы-гөлле чәчәкләр үсә, биредә тешләрне камаштырырлык салкын саф су белән хушланырга да, ял итәргә дә мөмкин.
Туган авылы өчен шулай җан аткан, аңа ярдәм күрсәткән, туган төбәге табигатен һәм кешеләрен әсәрләрендә зурлаган шәхесләр булганда, тормышыбыз ямьлерәк тә, мәгънәлерәк тә тоела.
Фото: Илгиз ӘХМӘТОВ.