+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иске Калмашта заманча китапханә эшли

Хәбәр итүебезчә, Башкортстан модельле муниципаль китапханәләр төзү программасы буенча лидер булды.

Иске Калмашта заманча китапханә эшлиИске Калмашта заманча китапханә эшли
Иске Калмашта заманча китапханә эшли



Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында ачылган китапханә дә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңартылган.
Ул модельле стандартка ярашлы, бирегә килүче һәркемгә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә, гадәти хезмәтләр белән беррәттән, төрле мәгълүмати ярдәм алу мөмкинлекләре бар. Китапханәдә, шулай ук, үзаллы белем алырга һәм өстәмә һөнәри әзерлек үтәргә теләгән кешеләргә максатларын тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр ачыла.
– Иске Калмаш авылындагы китапханәне модернизацияләү өчен проект кысаларында 7,5 миллион сум акча бүленде, шуның 5 миллионы – федераль казнадан. Яңарту эшләре ярты ел эчендә башкарылды. Китапханәнең берничә залы төрле төсләрдән торган бердәм киңлеккә әверелде һәм андагы зоналарны җиңел генә үзгәртү мөмкинлеге бар. Шулай ук яңа төр мәгълүмати хезмәтләр күрсәтү, очрашулар һәм конференцияләр үткәрү өчен зона, төркемләп эшләү өчен махсус урыннар да бар. Мондый китапханә, әлбәттә, укучыларны җәлеп итә, – ди Иске Калмаш модельле китапханәнең әйдәүче китапханәчесе Зөлфия Сәбгыянова.
Китапханәдәге һәр зонаның үз тәгаенләнеше бар. Алар яшел, зңгәр, кызгылт сары төсләргә буялган.
“Милли мирас” туган якны өйрәнү музеенда авыл тарихы, халыкның көнкүреш әйберләре белән танышырга, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллинның шәхси әйберләрен күрергә була. Шулай ук туку станогында келәм тукырга өйрәнергә дә мөмкин.
Иске Калмаш китапханәсендә интерактив җиһазлар да үз урынын алган. Сенсор бүлмәсендә төрле яшьтәге укучыларга, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә рәхәтләнеп ял итү шартлары тудырылган.
Китапханә фонды 5 меңнән артык данә китап һәм журналлар белән тулыландырылган. Китап укучыларның сораулары буенча яңа әдәби әсәрләр һәм һөнәри юнәлештәге басмалар кайтарылган. Үзәк биләмәара һәм Иске Калмаш авыл китапханәләре хезмәткәрләре яңа кайтарылган китапларны эшкәртеп чагыштыралар, алар турындагы мәгълүматларны автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында теркиләр.
– Балалар өчен төрле авторларның чагу төсләр белән бизәлгән яңа китаплары кайтты. Кечкенә китап укучыларны 3D, 4D форматларындагы энциклопедияләр аеруча сөендерер, дип уйлыйбыз. Бу басмаларның үзенчәлеге шунда: алар тыштан гадәти кәгазьдә басылган китап кебек күренә, әмма битләренә планшетны якын китергәч, махсус кушымта китаплардагы рәсем сурәтләрне “терелтә”. Махсус планшетлар да кайтарылды. Һәр китап чагу төсләр белән, матур итеп бизәлгән, алар балалар аңларлык җиңел тел белән язылган һәм күпсанлы кызыклы күнегүләр белән баетылган. Махсус планшет ярдәмендә карап, балалар әлеге китапларда хәрәкәтне генә күреп калмый, сурәтләрнең тавышын да ишетә, – ди Зөлфия Сәбгыянова.

Фото: ВКонтакте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас