+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Китап уку урыны гына түгел

Илеш районының Андреевка авылында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында ачылган яңа буын китапханәсе күпкырлы эшчәнлек алып бара.

Китап уку урыны гына түгелКитап уку урыны гына түгел
Китап уку урыны гына түгел


Илеш районының Андреевка авылы китапханәсе 2020 елда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган яңа буын китапханәләре конкурсында җиңүчеләрнең берсе булган иде. Китапханә федераль бюджеттан – 7,5 миллион сум, Баш­корт­стан бюджетыннан 2,5 миллион сум алды, акчалар эшчәнлекне модерниза­цияләүгә һәм идарә итүнең нәтиҗәле модельләрен кертүгә юнәлтелде.

Андреевка авыл китапханәсе мәдәният йорты бинасында урнашкан. Капиталь ремонттан соң, тулаем алганда, бина һәм китапханә тулысынча үзгәргән. Мәдәният йортының якты һәм зәвык белән эшләнгән холлы аша үтеп, икенче каттагы китапха­нәгә юлландык. Монда безне китапханә-челәр Анастасия Шакирҗанова белән Людмила Кузнецова якты йөз белән каршы алды. Төрле зоналарда китап укучылар үз эше белән мәшгуль иде. Китапханәгә ки­­леп кергәч тә аның иркен һәм якты булуын искә алдым.
– Модельле китапханә – компьютер техникасы һәм Интернет белән тәэмин ителгән яңа китапханә ул. Бу инде китап-ханәгә яңа караш булдыру дигән сүз. Яңа буын китапханәсе бигрәк тә китап укучылар өчен мәйданны арттыруны күз уңында тота. Хәзер бездә, китапханәче-ләр­дән тыш, мәдәни чаралар оештыручылар, педагоглар, авыл хакимияте, иҗтима­гый оешмалар идеяләрен тормышка ашыру өчен мәйданчыклар булдырылды, – ди Анастасия Шакирҗанова.
Китапханә берничә зонага бүленгән. Бу үзгәртеп коруның төп бурычларыннан берсе. Хәзер монда килүчеләр үз яшьләре һәм теләкләре буенча урын таба ала.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аерым бүлмә булдырылган. Монда алар өчен идәнгә йомшак палас та түшәлгән, чөнки балалар китапларны идәнгә дә утырып карарга, укырга ярата. Шулай ук төрле өс­тәл уеннары да кечкенә китап укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итә. Ә менә бу бүлмәдәге өстәлләрне җыеп та куеп була. Болай иткәндә бу бүлмәдә төрле уеннар үткәреп һәм бию белән дә шөгыльләнеп була. Балалар өчен йолдызлы күк проекторы монда килүчеләр арасында зур кызыксыну уята. Ә инде мультстудия аппараты балаларны иҗади процесска җәлеп итә һәм үзләре үк төшергән рәсемнәрдән мультфильм ясап карый алу мөмкинлеге бирә.
“Кванториум” зонасы өлкән сыйныф укучыларына һәм яшьләргә кызыклы. Ул алар өчен ял һәм белем алу зонасы булып та тора. Монда Х-Вох приставкасы, робот-техника белән шөгыльләнергә барлык җиһазлар бар. Шушындый уеннар аша яшьләрнең логик фикерләве, фән белән кызыксынуы һәм башка юнәлеш буенча да үсешләре арта.
Компьютерлар аерым бер бүлмәдә урнашкан. Алар белән китапханәгә килгән һәркем куллана ала. Шушында ук, Милли электрон китапханә һәм Б. Ельцин исе­мен­­дәге Президент китапханәсе ресурсларыннан да файдаланырга мөмкин. Шул ук зонада ДОСААФның Илеш районындагы бүлеге белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә урындагы халык өчен юл хәвефсезлеге кагыйдә­ләрен өйрәнү буенча укыту-теория курслары да оештырылган. Гамәли дәрес­ләр үткәрү өчен махсус программалар һәм машина йөртү җайланмалары кулланыла.
Бу китапханәдә сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Шулай ук, начар күрүче һәм ише­түчеләр өчен махсус китаплар кайтарылган.
Халык курчакларының “Сударушка” балалар иҗат остаханәсе дә эшләп килә. Анда шөгыльләнгән балаларга “Гармония” клубына йөргән апалар да ярдәмләшә. Кул эшләре осталары Наталья Новикова, Валентина Князева, Лариса Исламгулова, Алефтина Кузнецова, Әлфия Шакирҗанова үзләренең тәҗрибәсен балалар белән теләп уртаклаша.
Андреевка китапханәсендә “Собеседник” гәзите дә чыгып килә. Мәкаләләр авторлары – шушы авылда яшәүчеләр һәм мәктәп укучылары. Беренче каләм тибрә­түчеләр төрле конкурсларда да катнаша. Шулар арасында соңгыларының берсе – “Гений – ул син!” бәйгесе. Бу конкурска китапханәгә йөргән һәм гәзит чыгаруда актив катнашкан укучыларның эшләре дә җибәрелә. Русиянең Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт китапханәсе үткәргән бәйгедә иң яхшы 100 катнашучы җиңүче дип табыла. Башкортстаннан 5 җиңүче арасында Андреевка мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Артем Иванов булуы – зур шатлык. Ул бәйгегә туган авылындагы Ионна Предтечи храмы хакында язган проектын җибәргән һәм копирайтинг буенча талантларны туплау ноктасы базасында бушлай уку мөмкинлеге алган.
Китапханәләр инде күптәннән бары тик китап уку урыны гына түгел. Ул – мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләрне киң колач­лый. Андреевка авылы модельле китапха­нәсе дә нәкъ шундый тулыканлы тормыш белән яши һәм эшли.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас