+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Заманча китапханәләр саны арта

Башкортстан модельле муниципаль китапханәләр төзү программасы буенча лидер булды.

Заманча китапханәләр саны артаЗаманча китапханәләр саны арта
Заманча китапханәләр саны арта


Русиянең Яңа китапханә сайтында "Мәдәният" гомумдәүләт проектын 2021 елда модельле муниципаль китапханәләр булдыру өлешендә тормышка ашыруның еллык отчеты – нәтиҗәләре басылды. Документ Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Русия дәүләт китапханәсе тарафыннан әзерләнгән. Башкортстанда 2021 елда 10 китапханә модернизацияләнгән (Дуван, Иглин, Ишембай, Караидел, Кыйгы, Күгәрчен, Салават, Стәрлетамак, Учалы, Чакмагыш районнары). Бу күрсәткеч буенча безнең республика абсолют рекордчы булды.
Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова билгеләп үткәнчә, төбәктә модельле китапханәләр булдыру буенча эш дәвам итәчәк.
— 2021 елда Башкортстан Республикасында «Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында мәдәният йортларын модернизацияләү, автоклублар сатып алу, модельле муниципаль китапханәләр булдыру, белгечләрнең квалификациясен арттыру буенча эш дәвам итте. 2021 ел йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елда модель стандарт буенча яңартылган китапханәләр саны буенча лидер булды. 10 китапханә модернизацияләнде, алар заманча җиһазлар, югары тизлекле интернет белән җиһазландырылган, федераль электрон ресурсларга керү мөмкинлеге белән тәэмин ителгән, китап фондлары яңартылган, барлык категория укучылар өчен шартлар тудырылган. Китапханәләрдә эш, ял һәм аралашу өчен уңайлы зоналар барлыкка килде. Башкортстан республикасының проектта катнашуынын ике ел эчендә барлыгы 14 модель китапханә булдырылды. Модель китапханәләр республика мәдәният учреждениеләре арасында проект эшчәнлеген үстерү буенча лидерлар булып торалар, халык өчен кызыклы акцияләр һәм чаралар башлангычлары булып торалар.

Фото: yeyskpress.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас